ZNAK.com басмасы тиздән күмү эшләрендә гамәлгә кертеләчәк яңа милли стандартлар турында хәбәр чыгарды. Анда "хәрби низаглар барышында яки бу низаглар нәтиҗәсендә, шулай ук тыныч вакытта, гадәттән тыш хәл аркасында үлгән" кешеләрнең һәм хайваннарның мәетләрен ашыгыч рәвештә күмү турында сүз бара.
Документта язылганча, кирәк булганда төбәк хакимиятләре сивил саклану чараларын үтәүне тәэмин итүче штаттан тыш төркемнәр оештыра ала.
Күмүләрне су чыганакларына, минераль чыганакларга якын урыннарда, җир асты сулары җир өслегеннән ике метрдан да өстәрәк җыелып торган күл һәм елга ярларында башкарырга ярамый.
Мәетләрне ашыгыч күмү өчен кирәкле әйберләрне "эшнең фаразланган күләменнән чыгып" төбәк хакимиятләре булдыра һәм туплый диелә. Табутлар, шәхси саклану чаралары, патологоанатомик капчыклар, хлор известе, транспорт өчен ягулык, туфракны ныгыту өчен органик-минераль катнашмалар туплап куярга тәкъдим ителгән.
ZNAK.com басмасы басылып чыккан бу текстка белгечләрнең фикерләрен китергән.
"Туганнар каберлекләрен казу кирәк булырдай мондый югалтулар бары тик киңкүләм юк итү коралын кулланганда гына булырга мөмкин. Бу нормативларны әзерләүче яки глобаль эпидемия, яки хәрбиләр генә түгел, тыныч халык та һәлак булырдай глобаль сугыш категорияләре белән фикер йөрткән. Бу бары тик атом-төш коралын кулланганда гына мөмкин", дип сөйләгән "Новые Известия" басмасына белгечләрнең берсе, хәрби журналист Александр Гольц.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!