Джо Байден киләсе президент сайлауда да үз намзәтен тәкъдим итәргә ниятли

Джо Байден

Хәзерге вакытта 79 яшендә булган Байден АКШ тарихында президентлыкның икенче мөддәтенә иң өлкән намзәт булачак.

22 декабрьдә АКШ президенты Джо Байден 2024 елда президент вазифасына үз намзәтен тәкъдим итәргә ниятләве турында белдерде.

АВС телевидение ширкәте хәбәрчесе президентка, сайлау алдыннан биргән вәгъдәгезне тотып, сайланган очракта ике президент мөддәтен үтәргә ниятлисезме дигән сорау бирде, аңа Джо Байден: "Әгәр сәламәтлегем хәзерге кебек яхшы булса, дөрестән дә үз намзәтемне тәкъдим итәчәкмен", диде.

Президент Байден сүзләренчә, әгәр президентлыкка намзәт булып Республика фиркасеннән Дональд Трамп тәкъдим ителсә, аның президентлыкның икенче мөддәте өчен көрәшү ихтималы артачак.

Соңгы вакытта президентның популярлыгы кисәк кенә төшүе фонында, Америка матбугатында Джо Байденның 2024 елгы президент сайлауларында катнашу мәсьәләсе турында фикер алышу бара.

Хәзерге вакытта 79 яшендә булган Байден АКШ тарихында президентлыкның икенче мөддәтенә иң өлкән намзәт булачак. Кайбер басмалар язганча, Байден президентлыкка көрәштән баш тарткан очракта, президентлыкка намзәт булу өчен Демократик фиркадән вице-президент Камала һаррис һәм транспорт министры Пит Бутиджич дәгъва итәргә ниятли.

Узган атнада Ак йорт вәкиле Джо Байденның президентлык өчен көрәшергә ниятләве турында игълан иткән иде. Вице-президент вазифасына намзәт Камала Һаррис булачак. Харриска сылтанучы Wall Street Journal газетасы мәгълүматына күрә, әлегә Джо Байден аның белән 2024 елда Ак йорт өчен бергә көрәшү ихтималы турында фикер алышмаган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!