Британия тышкы эшләр министры: Украинада Русияне яңа Әфганстан һәм Чечня көтәргә мөмкин

Лиз Трасс

Трасс 1994 елгы Будапешт меморандумын искә алды, аңа ярашлы, Русия Украинаның бербөтенлеген сакларга бурычлы.

Британия тышкы эшләр министры Лиз Трасс Украинага бәреп керергә мөмкин Русиягә кисәтү ясады. Австралиядә чыгыш ясаганда ул Русия президенты Владимир Путинны "зур стратегик хата" ясамаска һәм фаразланган агрессия ниятләреннән баш тартырга чакырды.

Трасс сүзләренчә, бу һөҗүм Кремльнең "тарих дәресләрен өйрәнмәвен" күрсәтәчәк. Министр фикеренчә, масштаблы хәрби гамәлләр күп кешеләрне, шул исәптән Русия хәрбиләрен югалтуга китерәчәк. Министр Совет берлегенең Әфганстанда алып барган сугышын һәм Чечнядагы сугышларны телгә алды.

Русиянең Украинага янаулары, шулай ук Кырымны аннексияләү һәм Донбасстагы низаг турында сөйләгәндә Трасс 1994 елгы Будапешт меморандумын искә алды, аңа ярашлы, Русия Украинаның бербөтенлеген сакларга бурычлы.

Британия министры сүзләренчә, әгәр һөҗүм итсә, Көнбатыш Русиягә каршы "бик җитди санкцияләр" кертәчәк. Моннан тыш, Британия Украинаны корал белән тәэмин итә - күптән түгел, аерым алганда, танкка каршы кораллар белән тәэмин итүе турында игълан ителгән иде, Мәскәү моны тәнкыйтьләде.

Трасс үз чыгышында Путинны һәм Кытай лидеры Си Цзиньпинны кискен тәнкыйтьләде. Ул Русия һәм Кытайны Беларус, Төньяк Корея, Мьянма кебек илләрнең җитәкчелеген хуплап, "диктатура экспортлаучы" "глобаль агрессорлар" дип атады.

Британия министры сүзләренчә, Икенче дөнья сугышыннан соң хәзер глобаль агрессорлар көчлерәк. Аларга "азат дөньяның" дөнья демократияләре берлеге генә каршы тора ала.

Трасс фикеренчә, Көнбатыш илләре Австралия, Израил, Һиндстан, Япония һәм Индонезия кебек илләр белән хезмәттәшлек итәргә тиеш.

Трасс белдерүенчә, Австралия сәүдәдә Кытайга булган бәйлелеген киметкән шикелле, Көнбатышка да Русиядән икътисади бәйлелекне киметү турында уйларга кирәк.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!