"Смешариклар" тәрҗемәсе: нечкә юморны татарча аңлатырга тырыштык

"Смешариклар" мультфильмыннан күренеш

"Смешариклар" мультфильмнарын русчадан татарчага тәрҗемә итү нигә авыр булды, "Маша һәм аю" мультфильмы әхлак ягыннан уңышлымы? Мультфильмнарны татарчага тәрҗемә итү режиссеры Әлфия Һадиева белән сөйләштек.

Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы соравы белән 2020 һәм 2021 елларда "Петербург" студиясенең иҗат продукты, популяр "Смешариклар" мультфильмнары татар теленә тәрҗемә ителде. Бүгенге көндә алар Youtube платформасында ирекле карау өчен урнаштырылган, татар мультфильмнарын гомуми карау саны ярты миллионга якынлаша.

Мультфильмнарны тәрҗемә итү эше күптәннән башкарылса да, аны киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итү булмады. Тәрҗемә итүне башкарган "Аксу" студиясе моны пандемия белән аңлатты, алдан билгеләнгән матбугат очрашуларын уздырылмаган.

"Аксу" студиясенең татар теленә танылган мультфильмнарны тәрҗемә итү эшендә тәҗрибәсе зур, иң беренче булып алар Союзмультфильмның мультфильмнарын татарча яңгыратты ("Карлсон", "Простоквашино", "Винни-Пух" һәм башка мультфильмнар). "Фиксиләр", "Суперканатлар", "Ирҗан маҗалары" кебек анимацияләрне дә татарчалаштыру – аларның эше.

БУ ТЕМАГА: "Суперканатлар" мультфильмы татар теленә тәрҗемә ителде

Студиянең дубляж режиссеры Әлфия Һадиева сүзләренчә, "Смешариклар" мультфильмы хәзер актив интернетта тарала, "Шаян ТВ"да күрсәтелә. Ул Азатлык белән сөйләшүдә бу эшнең ничек башкарылганы турында сөйләде.

— Әлфия ханым, мультфильмны тәрҗемә итү никадәр авыр булды? Тавышландыруда кемнәр катнашты?

Әлфия Һадиева

— Дөресен әйткәндә, тәрҗемә эше катлаулы булды, мультфильмда бик нечкә юмор, аның үз фәлсәфәсе бар, аны татарча уңышлы аңлату, татар менталитетына адаптацияләү кирәк иде. Моннан тыш жаргоннар, сленг, балалар теле Смешарикларда бик күп. Андагы геройлар еш кына әдәби телдә түгел, "ёлки-иголки" сыман сленгны кыстырырга ярата. Аларны татарчага адаптацияләү дә җиңел эш түгел. Олыларның да теле төрле, әйтик, интеллигентча сөйләшкән галим-персонаж да бар, гади авыл телендә сөйләшкән герой да бар. Менә боларны барысын да татарча да чагылдырырга кирәк булды. Кайчак безнең тугандаш телләрне дә карарга туры килде, үзбәк, төрек, казакъ телләрендә бу яки теге сүзне ничек әйтәләр, ничек кулланалар, безгә дә ул ярашлымы, юкмы – шуларны өйрәндек.

Аннан тавышландыру вакытында синхронизация дигән нәрсә дә бар, текстны укыганда аны видеодагы персонажның авыз ачуына да туры китерергә кирәк бит әле. Мөхәррир эше авыррак булып чыкты, текстны дөрес тәрҗемә итү генә түгел, аны урыс тексты белән дә озынлыгы, әйтелеше ягыннан якынча бер төрле булуы кирәк.

Кемнәр тавышландырды дигәндә, бу эштә алып баручы, шоумен Әбри Хәбриев, артист Марсель Мәхмүтов, артистка, тәрҗемәче Зөлфия Шәмсуарова, актер Ирек Хафизов катнашты, кайберәүләре берничә роль алып, аларны уңышлы башкарды.

— Төп геройлар исемнәрен ничек хәл иттегез, тәрҗемә иттегезме, әллә шул ук килеш калдымы?

— Нинди исемнәрне тәрҗемә итү уңышлы булды, шуларны тәрҗемә иттек, кайберләрен шул ук килеш калдырдык. Мәсәлән, "Копатыч" – ата исеме булгач, аңа тимәдек, Нюша исемен дә калдырдык. "Сова" персонажын Ябалак дип атадык, "Лосяш"ны Пошаш дидек. "Крош" исемле куянга да без Куяш исемен бирдек.

— Барлыгы күпме серия татарча дөнья күрде?

Мультфильмны татарчага тавышландыру процессы

— 2020 елда без 50 серияне тәрҗемә итеп чыгардык, анда 3D форматта ясалган яңа серияләр булды. 2021 елда да 50 серия әзерләдек, алары инде искерәк, 2D форматында ясалганнары. Хәзер барлыгы 100 серия татарча бар.

— Караулар ягыннан мультфильмны күзәтәсезме?

— Аерым махсус статистика алып бармыйбыз. Менә Youtube-ка чыккан серияләрне караганда, 20-30 мең тапкыр каралган серияләр бар. 3-4 мең тапкыр каралган чыгарылышлар да бар. Иң мөһиме, алар "Шаян ТВ"да күрсәтелә, анда күпләп карала.

— Смешариклар да, кайбер башка Русия мультфильмнары, мәсәлән, "Маша һәм аю", "Фиксиләр", "Өч мәче" дөнья буйлап таралды, популяр булды. Бу уңышның сәбәбен нәрсәдә күрәсез? Бу мультфильмнар нинди яклары белән таныла алды?

Мультфильмны татарчага тавышландыру процессы

— Беренчедән, бу мультфильмнар 3D анимация белән ясалган. Төсләр спектры да байрак, матур ачык төсләр кулланыла. Матур рәсем шунда ук игътибарны җәлеп итә.

Икенчедән, бу мультфильмнар эчтәлеге белән теләсә нинди ил балаларына якын һәм кызыклы. Әйтик, "Фиксиләр"не алсак, алар төрле җиһазның, җайланманың ничек эшләвен аңлата. Бу җиһаз-җайланмалар татарда да, урыста да, инглиз-французда да бар, шуңа ул бөтен балаларга якын. "Смешарик"ларның очрагында да һәр персонажның үзенә күрә холкы бар, анда флегматик та бар, уйланучан-фәлсәфи персонаж да бар, шаян герой да бар. Димәк, һәр бала мультфильм геройларын йә үзе, йә үз тирәсендәге кешеләр белән чагыштыра ала, мультфильмны шул рәвешле якын итә.

— Татарстан үзе моның кебек мультфильмнарны ясый аламы? Тәрҗемә итү урынына республикага үзенең заманча анимацион фильмнарны төшерү авыр булыр идеме?

— Татарстанда мультфильмнар ясау тәҗрибәсе бар, ләкин, мин белгәнчә, әлегә 3D анимация форматында эшләүчеләр бездә юк. Татармультфильмның да 3D форматта эшләвен әлегә күрмәдем. Минемчә, бүгенге көндә 2D белән балаларны кызыксындырып булмый, заманчарак формат кирәк.

Бу эшне башкарыр өчен, беренче чиратта, әлбәттә, яхшы идея кирәк. Смешарикларның зур уңышы – балаларга кызык булган шар рәвешендәге антропоморф персонажлар уйлап табу. Бүгенге көндә монстрлар рәвешендә персонажлы мультфильмнар күп, тик аларны мин үзем кабул итә алмыйм.

Мультфильмны татарчага тавышландыру процессы

Икенче мөһим нәрсә – яхшы команда җыю. Минемчә, монда иң дөрес юл – Мәскәү яки Петербурдан тәҗрибәле белгечләрне чакырту, аларны безнең кешеләр белән бергә эшләтү. Бездә анимация белән кызыксынучы сәләтле кешеләр бар ул, менә аларны бераз өйрәтсәләр, тәҗрибә белән уртаклашсалар, һөнәр серләрен ачсалар, бу кешеләр киләчәктә сыйфатлы анимацион фильмнарны оста ясый алырлар иде. Шундый кызганыч күренеш бар – Мәскәү белгечләре безгә килеп, нәрсәдер оештыра, күрсәтә дә, кайтып китә. Ә бу очракта алар безнең белгечләрне өйрәтсәләр, уртак эшләсәләр, безнекеләр дә киләчәктә сыйфатлы контент булдыра алырлар иде.

— Ә тәрҗемә барышында "Смешарик"ларны ясаган команда белән сөйләшкәнегез бар идеме, элемтәгез бармы?

— Әйе, 2020 елда тәрҗемә иткәндә, алар белән элемтә урнаштырган идек, аларның хәтта хезмәттәшлек тәкъдимнәре дә булды. Ул мультфильм кайчак реклам серияләрне дә ясый бит, мисал өчен, теш пастасы турында серия бар, ул бер продуктны рекламлый. Тик шуннан соң аларның командасы үзгәрде, әлегә хезмәттәшлек турында башка сүз булмады.

— 2021 елда "Смешариклар" тәрҗемәсенә Татарстан 2 миллион сум аерып биргән. Бу акча сыйфатлы дубляж өчен җитәрлекме?

— Бу акчага дубляж кына карамый. Моңа автор хокукларын сатып алу акчасы да керә, алар да очсыз түгел. Салымнарны да шул акчадан түлисе бар, башка мәсьәләләр дә.

Без инде дубляж юнәлешендә күптән эшлибез, шуңа күрә бу суммага сыешабыз, җитә дип әйтер идем. Автор хокукы ияләре белән дә уртак суммага килешәбез, тавышландыручы артистларның да тарифларын беләбез.

— Әлфия ханым, сезнеңчә, дубляж сыйфатлы чыксын өчен нәрсәләр кирәк? Нинди параметрларны атый аласыз?

— Сәер яңгыраса да, беренче булып ихласлык дияр идем. Бу эшне эшлим дә, шулкадәр акча алам дип түгел, ә яратып эшләү кирәк. Миңа үземә иҗади интегү рәхәтлек бирә. Кайчак төннәр буе газапланып чыгам, бу яки теге фразаның дөрес тәрҗемәсен уйлыйм, тик ахыр чиктә дөрес һәм сыйфатлы тәрҗемә ителгән мультфильмны күргәч, күңелгә рәхәт.

Икенче мөһим нәрсә – кеше ресурсы. Профессиональ командасыз бернинди сыйфатлы эш эшләп булмый. Әйтик, безнең тәрҗемә эшләрендә Рабит Батулла, Разил Вәлиев кебек кешеләр мөхәррир булып катнашалар, алар, һичшиксез, зур белгечләр. Кайчак галимнәргә шалтыратып сорыйсың, төгәл әйтә алмыйлар, үз өстенә җаваплылык та алырга теләмиләр, күрәсең. Ә Рәзил Вәлиев тәрҗемәнең бер генә түгел, 3 вариантын ук әйтеп куя ала. Төнге вакытта шалтыратсаң да, гел җавап бирә.

— Алга таба планнарыгыз бармы? Тагын нинди мультфильмнарны татарчага тәрҗемә итәргә телисез?

— Без мультфильмнарны татарчалаштыру эшен күптәннән алып барабыз, Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан килгән заказларны күп эшлибез. "Шаян ТВ" белән дә хезмәттәшлектә, менә аларның заказы белән "Шиммер белән Шайн" мультфильмының 4нче сезонын, "Белка һәм Стрелка" кебек анимацияләрне тәрҗемә иттек.

Хәзер дә эзләнәбез, башка кызыклы мульфильмнар эзлибез. Без татар балалары өчен анимацион серияләр тәрҗемә итәбез икән, әхлак һәм әдәп ягыннан уңышлы мультфильмнар әзерләргә телибез. Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы белән эшләгәндә, тәрбияви мәсьәләләр дә өстенлек алырга тиеш. Сайлаганда, без шуңа таянабыз.

Мәсәлән, "Маша һәм аю" мультфильмын тәрҗемә итү турында сүз булганда, без аны хупламадык, чөнки анда әхлакый кыйммәт күрмәдек. Интернетта да карасагыз, мөгаллимнәр анда бу мультфильм турында тәрбияви яктан шактый тискәре позиция белдерә. Бәләкәй Маша тау кадәр Аюга суга да, башына да бирә, бу бит әдәпсезлек. Минемчә, бу балаларга дөрес тәрбия бирмәс. Шул мультфильмда дуслык кебек мөһим кыйммәтләр дә чагылмый.

Яңа мультфильмнар эзлибез, популяр мультфильмнар булсын дип телибез. Әйтик, "Фиксиләр", "Смешариклар" – алар бит дөнья күләмендә популяр анимацияләр, әллә күпме телгә тәрҗемә ителгән. Димәк, чыннан да, аларның кыйммәте бар, алар киң аудториягә кызык, төрле балаларны җәлеп итәргә сәләтле булып чыга. Берничә вариант бар, сөйләшүләр алып барабыз.

***

Дәүләт сатып алулары сайтына күрә, 2021 елда "Смешариклар" мультфильмын тавышландыру өчен 2 миллионга якын сум бүленгән. 2016 елда "Фиксиләр" мультфильмы тәрҗемәсе өчен дә шул ук күләмдә акча каралган иде.

Смешариклар (урысча: смешные шарики) – популяр Русия мультипликацион сериалы. "Көч кулланусыз дөнья" мәгариф проекты кысаларында барлыкка килгән. Мультфильм 15тән артык телгә тәрҗемә ителгән, 60лап илдә чыккан. Америкада ул "GoGoRiki" исеме белән "4Kids" каналында дөнья күргән.

Сериал төрле вакыйгаларны очраткан шар формасындагы антропоморф хайваннар маҗараларын күрсәтә. Төп сериал 321 сериядән тора, алар арасында һәм күңел ачу серияләре, һәм фәлсәфи эчтәлекле чыгарылышлар да очрый. Төп сериалга өстәмә булрак берничә тулыметрлы фильм да чыккан.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!