Русия хөкүмәте 2023 елга Пенсия фонды (ПФР) белән Социаль иминиятләштерү фондын (ФСС) бер оешмага берләштерергә ниятли. Бу хакта Русиянең хезмәт министрлыгы материалларына сылтама белән "Коммерсантъ" газеты яза, министрлыкты аларның дөреслеккә туры килүен раслаганнар.
Социаль фонд дип аталучы бу бердәм оешмага хезмәт министрлыгы "бюджеттан тыш фонд" статусы бирергә тәкъдим иткән. Пенсия фонды һәм Социаль иминиятләштерү фонды – дәүләт оешмалары.
Социаль фондның эшчәнлеге белән хезмәт министрлыгы идарә итәчәк, аның идарәсендә күзәтү шурасы оештырылачак. Газет мәгълүматына күрә, анда Федерация шурасы һәм Русия думасы вәкилләре дә, шулай ук хезмәт министры һәм хөкүмәтнең вице-премьеры керәчәк.
Хөкүмәт фикеренә ярашлы, 2023 елдан бөтен эш бирүчеләр дә пенсия кертемнәрен һәм социаль кертемнәрне шул ук күләмдә, әмма бер мәртәбә генә түләячәк.
Хезмәт министрлыгы уенча, бу эшмәкәрлеккә йөкне иң аз дәрәҗәдә үстереп, халыкка кайбер социаль түләүләрнең күләмен 1,5 тапкырга арттырырга мөмкинлек бирәчәк, дип яза басма.
"Коммерсантъ" чыганагы әйтүенчә, Пенсия фондын һәм Социаль иминиятләштерү фондларын берләштерү ярдәмендә хөкүмәт русияләр ала торган барлык социаль хезмәтләр белән бердәм дигитал платформа ярдәмендә идарә итә алачак.
Хезмәт министрлыгы фондларны берләштерү турындагы федераль канунны, Русия думасына карауга, язгы сессиядә үк кертергә ниятли диелә.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!