Казан һәм Истанбул шәһәрләрендә Татарстан туграсы көне билгеләп үтелде

Казандагы чара

Казанда һәм Истанбул шәһәрендә республика дәүләт туграсы көне уңаеннан Татарстан байракчыклары таратылды. Туграга быел 30 яшь.

7 февраль - Татарстан дәүләт туграсы көнендә Казанның Бауман урамында һәм Истанбулның Үскүдар мәйданында "Азатлык" татар яшьләре берлеге активистлары Татарстан туграсы төшкән биш мең байракчык таратты. Бу хакта Азатлыкка берлек рәисе Наил Нәбиуллин белдерде.

Аның сүзләренчә, Татарстан туграсы Татарстан байрагы белән бергә республика дәүләт символларының иң мөһимнәреннән берсе.

"Ул безнең горурлык билгесе. Без кайда гына булсак та туграбызда шундый горур барсыбыз булуы татарларның рухи һәм физик яктан да горур, көчле, уңган милләт булуын чагылдырып тора. Шул ук вакытта безнең башка халыклар белән дә тигез хокуклы мөнәсәбәтләрдә яшәргә омтылуыбызны да күрсәтә", дип белдерде Нәбиуллин.

Нәбиуллин, Азатлык оешмасы буларак үзләренең рәттән 10 ел тугра көнен оештыруларын, Татарстан дәүләте ягыннан мондый чаралар уздырылмавын әйтте.

"Тугра көне Татарстанда гына түгел, Русиянең татарлар күпләп яшәгән төбәкләрендә дә уздырылырга тиеш дип уйлыйм. Ләкин кызганыч Татарстанда 7 февраль-тугра көне дәүләт дәрәҗәсендә билгеләп үтелми. Татарстан дәүләт символлары ул безнең милләтебезнең яшәвен күрсәтә. Без үзебезнең бу символларыбызны беләбез икән, димәк милләтебезнең киләчәгенә өмет бар", дип җиткерде ул.

Истанбулда байрак тарату

Берлек рәисе байракны, туграны танытып кешеләргә бу көнннең барлыгын күрсәтергә, татарларда горурлык уянуын булдырырга теләүләрен әйтте.

"Соңгы елларда милли яктан шактый артка чигенүләр булды. Татар теле мәктәпләрдә ихтыярига калдырылды, Татарстан президенты исеме бетерелде. Минем фикеремчә, Татарстан дәүләт дәрәҗәсендә тугра көнен күтәреп алса бу үзенә күрә әлеге чигенүләрнең бер чиге булуын күрсәтер иде. Татарларда милли үзаң ныгыр иде.

Әйтик Төркиядә адым саен Төркия байракларын күрәбез. Татарстанда да адым саен зур Татарстан байраклары эленеп куелса бездә дә милли символларыбыз турында күбрәк кеше белер иде", диде Наил Нәбиуллин Азатлыкка.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!