Кадыровны вазифасыннан җибәрү таләбе белән петиция бер тәүлектә 100 меңнән артык имза җыйган  

Рамзан Кадыров

Петицияне оппозиционер Илья Яшин чыгарган иде. 

Чечня башлыгы Рамзан Кадыровны вазифасыннан җибәрү таләбе белән Change.org сайтында чыккан петиция бер тәүлектә 100меңнән артык имза җыйган, аны сәясәтче Илья Яшин чыгарган иде. Петиция чыгуы турында ул 7 февральдә игълан итте.

Анда әйтелгәнчә, Чечня башлыгы булып торуы дәверендә Кадыров "Русия эчендә аерымланган дәүләт" барлыкка китергән, анда Русия кануннары эшләми, шулай ук ул шәхсән үзенә тугъры гаскәр оештырган. Кадыров үзе һәм аның даирәсенә якын кешеләр хокук яклаучылар һәм журналистларга янауларга юл куя диелә.

"Рамзан Кадыровның үз вазифасына туры килмәве һәм дәүләт хезмәткәре була алмавы күренеп тора. Без Русия президентыннан аны Чечня республикасы башлыгы вазифасыннан җибәрү турындагы фәрманны имзалавын таләп итәбез" диелә петициядә.

7 февральдә Кремльдә Change.org сайтындагы петицияләрне җитди кабул итмәүләре турында белдергәннәр иде.

Петиция чыгаруы турында игълан иткән роликта Яшин Кадыровка мөрәҗәгать иткән: "Тыңла әле, Рамзан, болар барысы да бик тирәнгә керде. Һәм сиңа ниһаять кем дә булса турыдан-туры һәм ачык рәвештә үзеңне болай тотарга ярамавы турында әйтергә тиеш".

Алданрак Кадыров Чечняның элеккеге хөкемдары Сайди Янгулбаевның гаиләсен "юк итәргә" сүз биргән иде. Аның хатынын Чечняның куәт оешмасы вәкилләре Түбән Новгородтан алып китте, соңрак тикшерү изоляторына җибәрделәр.

Хатыны тоткарланганнан соң, Сайди Янгулбаев кызы белән Русиядән чыгып китте.

Илья Яшин – Русия оппозиционеры, узган ел ул Мәскәүнең Красносельски районы башлыгы вазифасыннан китте. Күп кенә мәсьәләләрдә Русия оппозиционеры Алексей Навальный такымы белән хезмәттәшлек итте, шулай да турыдан-туры эшчәнлекләрендә катнашмады. Навальныйның күпчелек көрәштәшләреннән аермалы буларак, Яшин Русиядән күченеп китмәде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!