Хакимиятләр традицион кыйммәтләр проекты турындагы фикер алышуларны туктаткан 

Владимир Путин (с)

Узган елның ахырында Русиянең мәдәният министрлыгы Русия президентының “традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклау һәм ныгытудагы  дәүләт сәясәте нигезләре турындагы” фәрманына проект әзерләгән иде. 

Русиянең мәдәният министрлыгы, "Русиянең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклау һәм ныгытудагы дәүләт сәясәте нигезләрен" раслау турындагы, президент фәрманына тәкъдим ителгән проекты хакында иҗтимагый фикер алышуларны туктаткан. Бу хакта министрлыкка сылтама белән РБК хәбәр итә.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, мондый карарны "документны әзерләү һәм фикер алышуда, барлык фикерләрне, дәлилләрне һәм кисәтүләрне объектив һәм бөтен яклап исәпкә алырга мөмкинлек бирүче, яңа юллар табу" кирәк булганга кабул иткәннәр.

Шул ук вакытта, мәдәният министрлыгында искәртүләренчә, Хокукый мәгълүмат порталында барган иҗтимагый фикер алышуларда 21 гыйнвардан 4 февральгә кадәр документ яклы булып бер миллионнан артык кеше тавыш биргән, каршы тавыш бирүчеләрнең саны 79 мең тирәсе булган.

Математик Сергей Шпилькин күзәтүенчә, ике якның да тавышларын 5нче февральгә каршы төндә ялган нәтиҗәләр белән арттырганнар, югыйсә тавыш бирүләр 4 февраль көнне төнге уникедә бетәргә тиеш иде.

Алданрак "традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклау һәм ныгытудагы дәүләт сәясәте нигезләре турындагы" президент фәрманына мәдәният министрлыгы тәкъдим иткән проектка Русиянең эре театрларының сәнгать җитәкчеләре каршы чыккан иде.

Аларның фикеренчә, проектны кабул итү "рухи-әхлакый кыйммәтләрне арттыру һәм саклауга, Ватанга мәхәббәт һәм ватанпәрвәрлек тәрбияләүгә булышмаячак".

Документны Русиянең театр эшлеклеләре берлеге рәисе Александр Калягин да тәнкыйтьләде. Аның фикеренчә, фәрман мәдәният үсешенә һәм иҗади тәҗрибәләргә комачау итәчәк, чөнки документтан күренгәнчә, "традицион кыйммәтләрне саклау белән бәйле булмаган бөтен әйбер кирәкми һәм тыелган".

Узган елның ахырында Русиянең мәдәният министрлыгы Русия президентының "традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклау һәм ныгытудагы дәүләт сәясәте нигезләре турындагы" фәрманына проект әзерләгән иде. Документта традицион кыйммәтләр исемлеге, шулай ук ят идеяләр исемлеге китерелгән.

Беренчеләре исәбенә, аерым алганда, ватанпәрвәрлек, Ватанга хезмәт итү һәм аның өчен җаваплылык, югары әхлакый идеаллар, ныклы гаилә, иҗади хезмәт, Русиядәге халыклар бердәмлеге һәм тарихи хәтер кергән.

Җимерүче идеяләр исемлегендә исә - ватанпәрвәрлек идеалларын, Ватанга хезмәт итүне, нәсел дәвам итүне һәм Русиянең дөнья тарихына һәм мәдәниятенә уңай өлеш кертүен кире кагу.

Традицион кыйммәтләргә куркыныч чыганаклары дип, аерым алганда АКШ һәм аның беректәшләренең гамәлләре, чит илнең сәүдәгә корылмаган оешмалары, шулай ук мәгариф, фән һәм мәдәният өлкәсендә традицияләрне исәпкә алмыйча уздырылган реформалар аталган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!