Уфа егете, Русия такымында чыгыш ясаучы тимераякта шуучы Руслан Захаров Пекиндагы Олимпия уеннарында көмеш медаль яулады.
15 февральда ул Даниил Алдошкин, Александр Румянцев һәм Сергей Трофимов белән бергә тимераякта шуып, икенче урынга чыкты һәм көмеш медаль алды.
Беренче урында – Норвегия такымы.
Уфа егете Руслан Захаров бу Олимпия уеннарында катнашучы татар спортчылары арасында иң зур титулларга ирешкәне. 2014 елда Сочида ул эстафетада шорт-трек узышында Олимпия чемпионы булды. Олимпиаданың ачылыш тантанасында Руслан бөтен спортсменнар исеменнән Олимпиада антын әйтте.
2017 елда 30 яшендә Руслан тимераякта шууга күчте һәм дөнья чемпионатларында ике медаль яулап өлгерде. 2020 ел сезонында 10 км ераклыкка тимераякта чабуда Русия чемпионы булды. Моны спорт дөньясында уникаль вакыйга дип әйтәләр.
Руслан 1987 елның 24 мартында Түбән Новгородта туган. Русиянең атказанган спорт мастеры. Шорт-тректа эстафетада Олимпия чемпионы (2014), Европа чемпионы (2015), Европа чемпионатларында күп тапкырлар җиңүче, такым белән берлектә тимераякта узыш спорты дөнья чемпионатында ике тапкыр бронза яулаган (2020, 2021).
Русланның энесе Тимур Захаров шулай ук шорт-трек һәм тимераякта узыш спорты белән шөгыльләнә. Русланның әти-әнисе Уфада яши. Спорт карьерасын ул шунда башлый. Русланның беренче тренеры – Альберт Тимербулатов.
Хатыны Ситора Шәрипова белән ике малай үстерәләр – Артур белән Давид.
Бүген шулай үк Русия өчен чыгыш ясаган Эдуард Латыйпов бронз медаль алды. Ул Кәрим Хәлили, Александр Логинов һәм Максим Цветков белән бергә биатлонда эстафетада өченче килде. Бу Олимпиадада Эдуардның өченче бронз медале.
БУ ТЕМАГА: Пекин Олимпиадасында татар спортчыларыБыелгы кышкы Олимпиа уеннарында Пекинда 16 татар спортчысы катнаша, алар Русия һәм Грузия өчен чыгыш ясый. 2022 елгы кышкы Олимпия уеннары 4-20 февральдә Пекинда уза. Бу уеннар дөньяда коронавирус пандемиясе һәм Кытайда кеше хокуклары белән бәйле вазгыять сәбәпле борчулар сурәтендә уза.
АКШ, Британия, Канада, Германия, Австралия һәм башка илләр Кытайда кеше хокуклары торышы, бигрәк тә Синҗан-Уйгыр төбәгендә мөселман азчылыклары эзәрлекләнү сәбәпле ачылу тантанасына бойкот белдерде. Икенче Олимпиада рәттән WADA санкцияләре аркасында Русия спортчылары Олимпия комитеты байрагы астында чыгыш ясаячак, ә бүләкләү вакытында илнең гимны түгел, Пётр Чайковскийның оркестр белән фортепиано өчен Беренче концертыннан фрагмент яңгыраячак.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!