Башкортстан Корылтаенда укытучыларга бюрократик йөкләмәне киметү турында парламент тыңлаулары узачак

"Кызганыч, укытучыларның балалар үсешенә багышлый алырдай вакытының шактый өлеше бюрократиягә: хисапларга һәм төрле кәгазьләр тутыруга сарыф ителә", диелә. Тыңлаулар апрель аена билгеләнгән.

Башкортстан Дәүләт җыелышында укытучыларга бюрократик йөкләмәләрне киметүгә багышланган парламент тыңлаулары уздырырга карар кылганнар. Башкортстан парламенты рәисе Константин Толкачев тыңлауларны әзерләү өчен эш төркеме оештыру турында фәрман имзалаган. Аны вице-спикер Тамара Тансыккуҗина җитәкләячәк, дип хәбәр итә "РБК".

Толкачев фикеренчә, укытучыларны "артык кәгазь эшеннән" арындырырга кирәк, моның өчен хисап тоту документларының исемлеген яңадан карау зарур.

"Кызганыч, укытучыларның балалар үсешенә багышлый алырдай вакытының шактый өлеше бюрократиягә: хисапларга һәм төрле кәгазьләр тутыруга сарыф ителә. Укытучылар үзләренә түрәләр һәм методистлар функцияләрен йөкләргә мәҗбүр", дигән Толкачев.

Тыңлауларда катнашучылар педагогларның игътибарын төп эшчәнлекләреннән читкә җәлеп иткән факторларны ачыкларга һәм аларның йогынтысын азайтуга кагылышлы киңәшләр уйлап табарга ниятли.

Депутатлар социологик сораштырулар, белгечләр берлеге белән түгәрәк өстәлләр уздырырга, норматив-хокукый базага анализ ясарга ниятли. Тыңлаулар апрель аена билгеләнгән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!