Уфадагы чыганак "Idel.реалии" интернет-басмасына "гадәттән тыш вакыйгаларның медик-санитар нәтиҗәләрен юк итү" өчен медицина хезмәткәрләре исемлекләре төзү турындагы мәгълүматны раслады
Элегрәк Британиянең ITN журналисты һәм CNNның Русиядәге элеккеге продюсеры Эмма Берроуз Русия сәламәтлек саклау министрлыгының "гадәттән тыш хәлләр шартларында Русиядә кешеләрнең гомерен һәм сәламәтлеген саклауга юнәлдерелгән чараларны тормышка ашыру" өчен табиблар әзерләү турында боерыгын бастырган иде.
Министр боерыгы
Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко йөкләмәсе нигезендә, министрлык 25 февральгә кадәр командировкаларга әзер табиб һәм медицина хезмәткәрләре исемлеген җыюны таләп итә. Фәрманның күчермәсен медицина хезмәткәрләренең "Действие" профсоюзы да бастырды.
ITV телеканалы язмасында Эмма Берроуз Украина хәрби түрәләре арасындагы чыганак сүзләренә таяна. Ул хәбәр иткәнчә, "әлеге боерык Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының зур медицина вакыйгасына әзерләнүен күрсәтә, әлеге вакыйга барышында табибларны бөтен ил буйлап җәлеп итәргә туры киләчәк".Элегрәк Русия табиблары, шәфкать туташлары һәм фельдшерлар Украина территориясендә хәрби гамәлләрне туктату таләбе белән Русия президентына язылган ачык хатка кул куйган иде. Әлеге вакытта хатка кул куючылар саны 6000 кешедән артык.
"Сугыш бихисап гомерләрне алып китәчәк, күпме язмышларны яралаячак, без бик тырышсак та, ярдәм итәргә өлгермәячәкбез. Авыртуларга түзә алмый барысы да аналарына бер телдә ялварачак... Һөҗүм булган җирләрдә безнең туганнар, дуслар, пациентлар һәм хезмәттәшләр бар. Кан кою файдага була алырлык бер генә кеше дә юк алар арасында. Һәр минут саен артып торган авыртулар һәм газапланулардан без читтә кала алмыйбыз", диелә хатта.
- 24 февраль иртәсеннән Русия гаскәрләре Украина җирләренә һөҗүм итә. Русия рәсмиләре аны "Украинаны демилитаризацияләү һәм денацификацияләү" максаты белән хәрби операция дип атый. Украинаның эре шәһәрләре ракета һәм артиллерия утына тотыла. Донбасста, Харьков янында, Украинаның төньягында сугышлар бара, Киев янында Русия десанты турында һәм Русия гаскәрләренең илгә үз җиреннән дә, Беларустан һәм аннексияләнгән Кырымнан да үтеп керүе хәбәр ителә.
🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!