КФУда түләүсез татар теле курслары ачыла

Иллюстратив фото

2012 елдан башлап оештырыла торган татар теленә өйрәтү дәресләре быел Казанда, Чаллыда, Алабугада булачак.  

Казан дәүләт федераль университеты 2022 елга татар теле курсларын игълан итте. Гаризалар 9 мартка кадәр кабул ителә. Татар телен өйрәнү бушлай булачак.
Татар теле курсларын КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты Татарстан президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе белән берлектә оештыра.

Телне ике төркемгә бүлеп өйрәтәчәкләр, бу төркемнәр яшь буенча түгел, белем дәрәҗәсенә карап тупланачак. Дәресләргә 7 яшьтән алып 70 яшькәчә теләгән һәркем йөри ала. Укулар 14 мартта башланып, өч ай дәвамында барачак.

Татар телен бушлай өйрәтү курслары Казанда гына түгел, Чаллыда һәм Алабугада да оештырыла. Курсны тәмамлаучыларга университетның таныклыгы бирелә, анда телне белү дәрәҗәсе күрсәтелгән булачак.

КФУ мондый түләүсез татар теле курсларын 2012 елдан бирле уздырып килә. Ул елны курсларга 1200 кеше язылган иде.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!