Харьковка һөҗүмнән соң Зеленский Русияне "террорчы дәүләт" дип атады

Харьковта ракет һөҗүме нәтиҗәсе

Шәһәр хакимиятләренең соңгы мәгълүматларына күрә, бу һөҗүм нәтиҗәсендә кимендә ун кеше үлгән.

1 мартта Харьковның үзәк мәйданындагы Харьков өлкәсенең хакимият бинасына ракет һөҗүменнән соң, Украина президенты Владимир Зеленский Русияне "террорчы дәүләт" дип атады.

Ракет һөҗүмен ул "ачыктан-ачык, берни белән яшерелмәгән террор" диде.

Шәһәр хакимиятләренең соңгы мәгълүматларына күрә, бу һөҗүм нәтиҗәсендә кимендә ун кеше үлгән. Харьковта дүшәмбе һәм сишәмбе көнне булган башка атышларда да тыныч халыкның һәлак булуы билгеле. Үлүчеләрнең берсе – Һиндстан студенты. Русия тарафы һөҗүм турында фикер белдермәде.

1 мартта Русия саклану министры Сергей Шойгу Русия гаскәренең Украина җирләрендәге махсус операция дип аталучы һөҗүменең "куелган максатларга ирешкәнгә кадәр" дәвам итәчәген белдерде.

Аның сүзләренчә, гаскәр "югары төгәллекле коралдан бары тик хәрби объектларга гына" һөҗүм итә.

Шул ук вакытта снарядлар һәм ракетларның торак йортларга һәм сивил объектларга да эләгүенең күпсанлы дәлилләре бар. Украина тарафының рәсми мәгълүматларына күрә, йөзләрчә тыныч халык һәлак булган.

Шойгу белдергәнчә, Украинадагы операциянең максаты – Русияне НАТО илләреннән яклау, янәсе алар Русия белән көрәшү өчен Украина халкын куллана.

Сишәмбе көнне Русиянең башка рәсми затлары да чыгыш ясады.

БМОның кеше хокуклары шурасының онлайн утырышында чыгыш ясап, Русиянең тышкы эшләр министры Сергей Лавров Русия украиннарны ничек тә булса "кысарга" җыенмый, чөнки аларны "үзебезнекеләр" дип саный, диде. Шул ук вакытта ул Мәскәүдә Украинага карата территориаль бөтенлек принцибы кулланыла алмый дип саныйлар, дип белдерде.

Кремль сүзчесе Дмитрий Песков әйтүенчә, Мәскәүдә Владимир Зеленскийны Украина президенты дип санауны дәвам итәләр һәм ул атышны туктату боерыгы бирер дип исәп тоталар.

Украинаның тыныч халкы арасындагы корбаннарны ул "милләтчеләрнең" гамәлләре белән бәйләде. Барган вакыйгаларны Песков сугыш дип атаудан баш тартты һәм бу – "махсус хәрби операция диде.

Русиянең Украинага һөҗүме 24 февральдә президент Владимир Путин тәкъдиме белән башланды. Көнбатыш илләре Русиягә каршы масштаблы санкцияләр кертте һәм аларны кырысландыруны дәвам итәләр. Хәзерге вакытта Киев, Харьков, Мариуполь астында сугышлар бара. Русия хәрбиләренең Украина көньягындагы өлкә үзәгенә - Херсонга керүе хәбәр ителә.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!