Байден "Путин ялгышты, ә АКШ Украина халкы белән" дип белдерде

Джо Байден

Русиянең гамәлләрен Байден "Путин сугышы" дип атады.

АКШ президенты Джо Байден 1 мартта Конгресста "Илдәге хәлләрнең торышы" турында беренче чыгышын ясады. Чыгышының күп өлешен Байден Русиянең Украинага бәреп керүенә багышлады. Аның белдерүенчә, Русия президенты Владимир Путин Украинага һөҗүм итәргә әмер биреп, "ирекле дөньяның нигезләрен селкетергә булды, аны үз янаулары астында бөгелергә мәҗбүр итәрмен дип уйлады. Әмма ул нык ялгышты".

Байден агрессия каршында Украина халкының батырлыгын да, Көнбатышның бердәмлеген дә бәяләде. "Әйе, без – Кушма штатлар – украин халкы белән бергә", диде ул.

Байден әйтүенчә, Путин үз гамәлләре өчен җаваплылыкка тартылачак.

"Тарихыбыз дәвамында без сабак алдык инде: диктаторлар үз агрессияләре өчен түләмәсә, бу зуррак хаос китереп чыгара", диде ул. Русиянең гамәлләрен Байден "Путин сугышы" дип атады, аның сүзләренчә, ул алдан ниятләнгән һәм провокацияләнмәгән булган.

Байден шулай ук Европа берлеге илләре һәм Канададан соң АКШ та үзенең һава киңлеген Русия очкычлары өчен ябачак дип игълан итте.

Ул Украинага ярдәм бирергә вәгъдә итте, кабаттан Америка хәрбиләренең Украинадагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашмаячагын искәртте, әмма аларның НАТО беректәшләре җирләренең "һәр дюймын" якларга әзер булуын белдерде.

Шулай ук Байден Русиягә каршы санкцияләр турында сөйләде. "Без Русиянең югары технологияләргә юлын яптык. Бу аларның гаскәрләрен алдагы елларга көчсезләндерәчәк". Шулай ук АКШ президенты Русия олигархлары милкенең килеп чыгышын тикшерү өчен махсус халыкара төркем оештырылачагын раслады.

"Путинның Украинадагы сугышы Русияне көчсезрәк, ә калган дөньяны көчлерәк итәчәк. Без берләшкән Европаны һәм берләшкән Көнбатышны күрәбез. Демократияләр бу көрәшкә чакыруга җавап бирә. Бу - сынау, ул вакыт алачак. Әмма Путин беркайчан да азат дөньяның тәвәкәллеген сындыра алмаячак", диде Байден.

  • 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Ул аны "хәрби чара" дип атады. Матбугат чараларында "сугыш", "бәреп керү" сүзләрен куллану тыелды.
  • Көнбатыш илләре, шул исәптән АКШ, Британия, Европа берлеге дәүләтләре Русиянең Украинага һөҗүмен провокацияләнмәгән дип атады һәм Русия ширкәтләренә, банкларына, оешмаларына, сәясәтчеләренә, шул исәптән шәхсән президент Владимир Путинга каршы каты санкцияләр кертә башлады.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!