Киев янындагы Бучада җимерелгән йортлар һәм Русия хәрби техникасы

Украиннар Киев өлкәсендәге Бучада һәм аның тирәсендә Русиянең һөҗүмнәрен кире кагуларын белдерә.

Бу Украин хәрбие: "Әниләр, карагыз, ир-атларыгыз безгә килсә, ни буласын. Нигә аларны монда җибәрәсез? Бөтен колонналары белән кырып салачакбыз, әмма Украинаны бирмәячәкбез. Русия хәрбиләрен күбрәк яндырган саен, сезгә күбрәк табутлар озаткан саен, аларның монда килү теләге азрак булачак", ди.

Русия һөҗүме вакытында журналистлар, тыныч халык һәм хәрбиләр

Буча янында Русиянең тар-мар ителгән СОБР колоннасы

Җирле кешеләр Бучада җимерелгән күпер аша чыга

Бучада яшәүче Наталья белән Рөстәм. Алар бу өйне үз куллары белән салган. Һөҗүм вакытында базда утырганнар

Бер Русия хәрбиенең Бучадагы бәрелешләр урынында табылган документы

Бучада яшәүче Ольганың әтисе йортның базын калын бетон катламы белән салган булган. Бәрелешләр вакытында алар 7 сәгать буе шунда утырган.

Буча

Бучада һәлак булган Русия хәрбие

Буча

Бучада яндырылган Русия хәрби техникасы

Буча

Бучада интернетны ялганга тырышалар

Буча

Буча

Буча урамы

Буча

Бучаның яндырылган Вокзальная урамында яндырылган Русия хәрби техникасы

Буча шәһәр башлыгы Анатолий Федорук бәрелешләр вакытында шәһәрдәге супермаркетның җимерелүен, җирле кәсепчеләр белән халыкка ипи пешерү турында килешүен белдерде

Бучада Русия хәрбиләре җимергән йорт

Русия хәрбиләре урам буйлап барганда тирә-яктагы йортларга ата-ата барды ди җирле халык

Бучадагы үзәк урамнарның берсе

Җирле кеше һәлак булган Русия хәрбиенә карап тора