Русия белән сөйләшүләрдә Украина делегациясе әгъзасы, Югары радада "Слуга народа" фракциясенең башлыгы Давид Арахамия белдерүенчә, Русия тарафы белән "килешү мөмкин булмаган мәсьәләр – Кырымның Русиянеке булуын" һәм Донецки белән Луһански "халык республикалары" дип аталучы төбәкләрнең бәйсезлеген тану гына.
Русиянең башка таләпләренә, аерым алганда Украинаның нейтраль хәрби статусы мәсьәләсенә килгәндә, Арахамия әйтүенчә, НАТО алдагы биш-ун елда үз сафларына Украинаның керүе турында фикер алышырга әзер түгел, ә ил үзе "анда керү өчен көрәшмәячәк".
Арахамия Украина җитәкчелегенең, шул исәптән президент Владимир Зеленскийның илдән Польшага чыгып китүе турындагы имеш-мимешләргә аерым фикер белдерде. "Берничә көн элек җитди сөйләшү булды, без соңгы минутка кадәр Украинада калырга булдык, әгәр һәлак булырга тиешбез икән, символ булачакбыз һәм калган барлык украиннар каннарының соңгы тамчысына кадәр көрәшәчәк", дип белдерде "Слуга народа" фракциясе башлыгы.
Русия башлыгы Владимир Путин якшәмбе көнне Франция президенты Эммануэль Макрон һәм Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган белән телефоннан сөйләште. Путин чираттагы мәртәбә, хәрби операцияне туктату өчен, Киев Русиянең барлык таләпләрен үтәргә, шулай ук Русия гаскәрләренә каршы сугышуны туктатырга тиешлеген белдерде. Таләпләр үтәлмәгән очракта, сугыш дәвам ителәчәге аңлатылды. Елисей сарае хәбәренә күрә, Путин Макронга көч кулланыпмы, сөйләшүләр ашамы, куелган максатларга ирешәчәген әйткән.
24 февральдә, Владимир Путин фәрманы белән Русия гаскәрләре Украинага бәреп керде. Кремль гамәләрен ул, аерым алганда, НАТО Украинаны үзенең Русиягә каршы форпостына әйләндерергә теләве өчен, дип аңлатты.
Украина һәм НАТО моны кире кага. Төньяк Атлантика хәрби альянсына керүдән баш тарту, Кырымны – Русиянеке, ә "ДНР" белән "ЛНР"ны бәйсез дип танудан тыш, Путин Украинадан "денацификация" һәм "демилитаризация" таләп итә.
АКШ һәм Көнбатыш илләре Мәскәүгә карата кырыс чикләүләр кертте, алар сәясәтчеләр һәм түрәләргә генә түгел, гади ватандашларга да кагылды. Йөзләрчә корпорация һәм бренд Русиядә эшчәнлеген туктата.
🛑 Русия Азатлык сайтын томалаганда нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!