Русия сәүдә челтәрләре балалар ризыгына кытлык турында кисәтә 

Алар иң күп дигәндә ай ярымга җитәчәк. Әлеге уңайдан сәүдә челтәрләре балалар ризыгын бер кулга сату күләмен чикләргә әзерләнә диелә.  

Русиянең балалар ризыгы җитештерүче эре ширкәтләренең чималлары бетеп килә. Алар иң күп дигәндә ай ярымга җитәчәк. Бу хакта аноним чыганакларга сылтама белән "Коммерсантъ" яза. Сәүдә челтәрләре бер кешегә сату күләмен чикләргә әзерләнә, дип яза газет.

Nestle ширкәте коры сөт катнашмалары чималының атна ярымга җитәрлек кадәр генә калуы турында хәбәр иткән диелә язмада. Сәбәбе – Европадан чимал тәэминәте чылбырының өзелүе.

Җитештерүчеләр чимал кайтару кыенлыгына гына түгел, чимал сатучыларның заказ өчен алдан тулысынча түләүне таләп итү проблемына да юлыга.

Украина белән сугыш башланганнан соң, шушындый ук проблемнар башка өлкәләрдә дә килеп чыкты.

БУ ТЕМАГА: Русиядә дару җитештерү өчен чималлар бетәргә мөмкин 


Балаларның коры сөткә генә түгел, җиләк-җимеш измәләренә һәм күп өлеше чит ил чималыннан торган катнашмаларга бәйле проблемнар да бар. Бәяләр кинәт артыр дип сагайган кешеләр балалар ризыгын күпләп сатып ала, бу да вазгыятьне катлауландыра – бер атна эчендә сорау 2,5 тапкырга арткан.

Сәүдә челтәрләре заказларын арттыра, әмма җитештерүчеләр моны үти алмый.

Бу вазгыятьне кибетләр балалар ризыгын бер кулга сату күләмен чикләп үзгәртергә мөмкин, дип белдергән бер ритейлер вәкиле.

Күпчелек кибетләрдә шикәр, үсемлек мае һәм ярмаларга мондый чикләүләр бар инде.

Алданрак "Коммерсантъ" Русиядә дару җитештерүдә кулланылучы чимал өч-алты айга җитәчәк, шуннан соң заводлар чит илдән кертелгән чимал һәм компонентларсыз калырга мөмкин, дип тә язган иде. Илдәге даруларның 85 проценты чит ил чималы белән җитештерелә.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!