Украиннар Киевка баручы урысларның хәрби техникасын тартып алган

Your browser doesn’t support HTML5

Украинада Русиянең Киевка баручы хәрби колоннасы 10 мартта  Браворы шәһәре янында көтелмәгән урында һөҗүмгә бучар булган. Украина хәрбиләре әйтүенчә, колоннаның бер өлеше юк ителгән, калган өлеше яралыларны һәм үлгәннәрнең бер өлешен алып чигенергә мәҗбүр булган, ә кайбер хәрбиләр техниканы ташлап ук качкан. Зур зыян күрмәгән берничә хәрби техниканы украиннар үзләренә алган.