Украинадагы сугышта Башкортстаннан тагын бер хәрбинең үлүе билгеле булды 

Александр Бесов

Мәләүз шәһәрендә туган 22 яшьлек Александр Бесов снайперларның махсус ротасында контракт нигезендә хезмәт иткән.  

Украинадагы сугышта Башкортстаннан тагын бер хәрби һәлак булган. Мәләүз шәһәрендә туган 22 яшьлек Александр Бесовның үлеме турында 13 мартта ГорОбзор.Уфа басмасына аның тормыш иптәше Милена сөйләгән. Хатыны әйтүенчә, Александр Бесов контракт нигезендә снайперларның махсус ротасында хезмәт иткән булган.

Александр гыйнварда ук хәрби күнегүләргә әзерләнә башлаган, күнегүләргә 5 февральдә киткән. 21 февральдән Александрның ротасы һәм үзе турында хәбәрләр килүдән туктаган. 9 мартта аның үлеме турында җиткергәннәр.

11 мартта Башкортстан хакимиятләре Украинадагы сугышта һәлак булган бишенче хәрбинең үлемен таныган иде. Илвир Галләмов тумышы белән Кушнаренко районының Калтай авылыннан, аның хатыны тол калган.

10 мартта Учалы районы Ахун авылыннан солдат - Нил Мөслимовның һәлак булуын хәбәр иткәннәр иде. Ул Русиянең кораллы көчләрендә контракт белән хезмәт иткән һәм мотоукчы батальонында гранатометчик булган.

Русиянең саклану министрлыгы Украинадагы сугышта ничә Русия солдаты һәлак булуын бер тапкыр гына – 2 мартта хәбәр итте, 498 кеше диде.

🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!