NYT: Украинадагы сугышта җиде меңнән артык Русия хәрбие үлгән

Украинада һәлак булган Русия хәрбиләренең мәетләре

Украинага каршы сугышта барлыгы 150 меңнән артык Русия хәрбие катнаша.

24 февральдән башлап Украинадагы сугышта җиде меңнән артык Русия хәрбие һәлак булган, дип хәбәр итә The New York Times Америка күзләү хезмәтләренең "консерватив бәяләмәләренә" нигезләнеп.

Бу – Гыйрак һәм Әфганстандагы сугышларда 20 ел эчендә үлгән Америка хәрбиләренең гомуми саныннан күбрәк, диелә.

NYT мәгълүматына күрә, 14 меңнән 21 меңгә кадәр Русия хәрбие яраланган. Русиядән сугышта барлыгы 150 меңнән артык хәрби катнаша.

NYT-ның Пентагондагы аноним чыганаклары фикеренчә, югалтулар санының артуы Русия гаскәренең сугышчан рухына йогынты ясарга мөмкин.

Шул ук вакытта басма әңгәмәдәшләре һәлак булучылар турындагы мәгълүматлар төгәл булмаска мөмкин дип искәртә: бу саннар мәгълүмат чараларына, атышка эләккән Русия гаскәрләре һәм техникасын иярченнән төшереп алган сүрәтләргә, шулай ук югалтулар турындагы мәгълүматны арттырырга яки киметергә мөмкин булган тарафларның рәсми мәгълүматларына нигезләнгән.

Русия саклану министрлыгы Русия армиясенең югалтулары турындагы мәгълүматларны бер мәртәбә - 2 мартта гына хәбәр итте. Министрлык мәгълүматына күрә, Украинада Русиянең 498 хәрбие һәлак булган, тагын 1597се яраланган.

Украина хакимиятләре Русия гаскәренең югалтулары күбрәк дип белдерә һәм аны 13,8 мең кеше дип бәяли. Бу саннарга яраланган һәм әсир төшкәннәр дә керәме – монысы әйтелми. Шулай ук Украина хакимиятләре сугышта Русиянең дүрт генералы һәлак булуы турында да белдерде. Русия бу мәгълүматларны расламады.

Украина президенты Владимир Зеленский шулай ук сугышта Украина кораллы көчләренең югалтуларын да әйтте. Аның сүзләренчә, 24 февральдән башлап Украинаның якынча 1300 хәрбие һәлак булган.

Сугышта катнашкан илләрнең рәсми вәкилләре биргән мәгълүматның никадәр дөрес булуын тикшерү мөмкин түгел.

  • 24 февральдә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Сугышның максаты Украинаны "денацификацияләү" һәм "демилитаризацияләү" булуын белдерсә дә, конкрет нәрсәне күз алдында тотуын әйтмәде. Сугыш сәбәпле Көнбатыш илләре Мәскәүгә карата кырыс чикләүләр кертте. Бу чикләүләр сәясәтчеләрнең һәм түрәләрнең генә түгел, гади халыкның да тормышына нык тәэсир итә. Сугышка каршы булган йөзләрчә чит ил ширкәте Русиядә эшчәнлекләрен туктатты.

🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!