Татарстаннан тагын ике кешенең Украинадагы сугышта үлүе билгеле булды

Украинадагы сугышта бүгенге көнгә кимендә 13 кеше татарстанлы үлеме билгеле. 

Украинада Русия башлаган сугышта тагын ике татарстанлының үлеме хәбәр ителде. Аларның берсе Балтач районыннан Илдар Галиев. Бу хакта "Хезмәт" район басмасы хәбәр итте. Әмма соңрак "Хезмәт" Галиевнең үлеме турында хәбәрне укучылар күзеннән алып куйды, хәбәргә сылтама хәзер эшләми.

Илдарның үлемен Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин да ВКонтактедагы шәхси сәхифәсендә хәбәр итте һәм Галиевләр гаиләсенең кайгысын уртаклашты.

"Хезмәт" газеты редакциясендә бу хәбәрнең югалуын Илдар Галиевнең әнисе аны сәхифәдән алуны соравы белән аңлаттылар. Шулай да "Хезмәт"нең "Одноклассники"дагы сәхифәсендә егетнең Украинага каршы сугышта һәлак булуы турында хәбәр сөртелмәде.

"Срочник"мы ул, килешү нигезендә сугышта катнашканмы - билгесез.

Моннан тыш, "Әлки хәбәрләре" газеты Базарлы Матак авылында капитан Дмитрий Чуманов җирләнүе турында язды. Ул Украинада 4 мартта һәлак булган диелә.

Чулманов 1989 елда туган. Казан югары артиллерия училищесын тәмамлаган һәм Приморский краена җибәрелгән. Соңгы елларда Улан-Удэ шәһәрендә хезмәт иткән.

17 мартта шулай ук Чаллыдан 21 яшьлек Артур Шәрәфиев һәлак булуы да хәбәр ителде.

Украинадагы сугышта бүгенге көнгә кимендә 13 кеше татарстанлы үлде.

Һәлак булучыларны республика басмалары яки рәсми сайтлары хәбәр итми, бу хакта белдерү район башлыкларына төшерелде.

  • 24 февральдә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Сугышның максаты Украинаны "денацификацияләү" һәм "демилитаризацияләү" булуын белдерсә дә, конкрет нәрсәне күз алдында тотуын әйтмәде. Сугыш сәбәпле Көнбатыш илләре Мәскәүгә карата кырыс чикләүләр кертте. Бу чикләүләр сәясәтчеләрнең һәм түрәләрнең генә түгел, гади халыкның да тормышына нык тәэсир итә. Сугышка каршы булган йөзләрчә чит ил ширкәте Русиядә эшчәнлекләрен туктатты.

🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!