Япония, Австралия һәм Яңа Зеландия Русиягә яңа чикләүләр кертте

Иллюстратив рәсем

Алар президент Владимир Путинга, Русиянең берничә түрәсе һәм олигархларына, шулай ук Русиянең дәүләт бурычы белән идарә итүче банкларга һәм дәүләт оешмаларына каршы кертелгән.

Япониянең тышкы эшләр министрлыгы Русиянең 15 физик заты һәм тугыз оешмасына карата чикләүләр кертүен хәбәр итте. Күреләчәк чараларның берсе – активларны туңдыру. Аерым алганда санкцияләргә Русиянең тышкы эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Мария Захарова, саклану министрының сигез урынбасары, Баш күзләү идарәсе җитәкчесе Игорь Костюков, "Рособоронэкспорт"ның баш мөдире Александр Михеев, сенатор Сөләйман Керимов эләккән. Оешмаларның санкцияләр исемлегендә "Рособоронэкспорт", "Вертолеты России", Берләшкән һава төзелеше корпорациясе бар.

Австралия хакимияте исә Русиянең дәүләт бурычы белән идарә итүче 11 Русия банкына һәм дәүләт оешмасына карата чикләүләр кертте. Санкцияләрнең яңартылган исемлегендә Дәүләт муллыгы фонды һәм Русиянең финанс министрлыгы бар.

Яңа Зеландия чикләүләрнең беренче җыелмасын кертә. Алар шул исәптән Владимир Путинга, премьер Михаил Мишустинга, тышкы эшләр министры Сергей Лавровка, саклану министры Сергей Шойгуга, эчке эшләр министрлыгы һәм Федераль иминлек хезмәте җитәкчеләренә, Русия парламентының ике пулатындагы да спикерларга кагылган.

Бүген, 18 мартта АКШ президенты Джо Байден Кытай лидеры Си Цзинпинь белән телефоннан Украинадагы вазгыять турында фикер алышачак.

Вашингтонда, Кытайның Русияне Украинада кулланылырга мөмкин булган сугыш кирәк-яраклары белән тәэмин итүе бар, дип сагаялар.

Байден Сины, Русиянең Украинадагы агрессиясен хуплаган теләсә нинди гамәле өчен Пекин җавап тотачак, дип кисәтергә ниятли. Бу хакта АКШның дәүләт сәркатибе Энтони Блинкен хәбәр итте.

Русиянең Украинага башлаган сугышының бүген 23нче көне. Сугыш сәбәпле Көнбатыш илләре Мәскәүгә карата кырыс чикләүләр кертте. Бу чикләүләр сәясәтчеләрнең һәм түрәләрнең генә түгел, гади халыкның да тормышына нык тәэсир итә. Сугышка каршы булган йөзләрчә чит ил ширкәте Русиядә эшчәнлекләрен туктатты.

🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!