Кытайда 133 юлчысы булган "Боинг-737" очкычы килеп төшкән

21 мартта фаҗигагә юлыккан Boeing-737 очкычы Банһкок һава аланында, архив

Очып китеп якынча бер сәгать узганнан соң, Казан вакыты белән 9:20 сәгать тирәсендә очкыч радарлар экраныннан югалган. Беренчел мәгълүматларга күрә ул тауга килеп бәрелгән.

21 мартта Кытайның көньягында China Eastern Airlines һава ширкәтенең Boeing-737 очкычы казага юлыккан, очкычта 133 юлчы һәм экипаж әгъзалары булган, бу хакта илнең Үзәк телевидениесе хәбәр итә.

Беренчел мәгълүматларга күрә, очкыч илнең көньягындагы Гуанси-Чжуан автоном районының Учжоу шәһәр бүлгесендәге Тэн өязендә тауга килеп бәрелгән. Һәлакәт булган урында янгын башланган, анда коткаручылар чыккан.

Очкыч Куньмин шәһәреннән Гуанчжоуга очкан. Flightradar24 порталы мәгълүматларына күрә, очып китеп якынча бер сәгать узганнан соң, Казан вакыты белән 9:20 сәгать тирәсендә очкыч радарлар экраныннан югалган.

Һәлакәткә юлыккан лайнер якынча җиде ел кулланылышта булган, China Eastern Airlines аның беренче хуҗасы. Бу һәлакәткә кадәр очкыч бернинди җитди казаларга да эләкмәгән. Әлегә үлүчеләр саны турында хәбәр юк.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!