Татарстанда яшәүчеләр мартның беренче яртысында тугыз мең тоннадан артык азык-төлек сатып алып куйган

Шуларның ике мең тоннага якыны – шикәр диелә. Икенче урында - он, өченчедә - токмачлар.

Мартның беренче яртысында Татарстанда яшәүчеләр тугыз мең тоннадан артык азык-төлек сатып алып куйган. Бу хакта Татарстанның икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте, дип яза "Коммерсантъ".

Министр сүзләренчә, узган атнада республика халкы 842 мең тонна шикәр сатып алган, бу гадәттәгедән 90 процентка артык. Мартның ике атнасы эчендә татарстаннар 1,94 мең тонна шикәр алган.

Мартның беренче атнасында халык 1,12 мең тонна азык-төлек сатып алган, бу гадәттәгедән 2,4 тапкырга артык. Шул ук вакытта шикәр сатып алу күләменең якынча 25 процентка кимүе искәртелә. Моның барлык кибетләрдә дә диярлек шикәр комының калмавы аркасында булуы ихтимал.

Республика халкы туплап куйган азык-төлек арасында, күләме ягыннан шикәр комы- төп продукт булып тора. Икенче урында – он, мартның беренче ике атнасында аны 1,8 мең тонна сатып алганнар. Өченче урында токмачлар (1,5 мең тонна).

Алга таба: 1,1 мең тонна ярма (моңа дөге керми, республика халкы 0,6 мең тонна тирәсе дөге сатып алып куйган), 1,3 мең литр үсемлек мае һәм 0,6 мең тонна тоз.

Тулаем алганда ярты ай эчендә татарстаннар 9 мең тоннадан артык азык-төлек туплап куйган.

Мидхәт Шаһиәхмәтов мәгълүматына күрә, 18 мартка кибетләрдә шикәрнең күләме 27 процентка кимегән, әмма складларда өч тапкырга диярлек арткан.

"Без сүзләр белән ышандырып кына калмыйча, гамәлләребез белән дә бернинди борчу булмаска тиешлеген күрсәтергә тиеш. Безнең агросәнәгать комплексында җирле базарыбызның ихтыяҗларын канәгатьләндереп кенә калмыйча, читкә дә бүлеп бирерлек ресурслар җитәрлек, чөнки без авыл хуҗалыгы продукциясен эре җитештерүче", диде түрәләргә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов.

Алданрак Идел буе федераль бүлгесенең төрле төбәкләрендәге хакимиятләр азык-төлеккә бәяләрнең кинәт артуын һәм шикәр җитмәвен искәрткән иде. Башкортстан Дәүләт җыенының сәнәгать һәм сәүдә комитеты мәгълүматына күрә, гыйнвардан республикада төп азык-төлек, шулай ук гигиена кирәк-яраклары кыйммәтләнгән.

Башкортстанның сәүдә министрлыгында күбрәк шикәр булмау һәм аның бәясе нык артуы белән бәйле мөрәҗәгатьләр килүен хәбәр иттеләр.

Зур җиделек илләре, шулай ук башка дәүләтләр дә Украинада сугыш башлаган Русиягә каршы яңа санкцияләр кертүен дәвам итә. Белгечләр фикеренчә, алар арасында иң җитди чикләү – Үзәк Банкның чит илдәге активларын туңдыру. Моннан тыш сәүдәгә корылган алдынгы банкларның эшчәнлегенә, шулай ук Русияне югары технологияле эшләнмәләр белән тәэмин итүгә җитди чикләүләр кертелгән.

Европа берлеге Русия нефтенә эмбарго кертү мөмкинлеген дә карый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!