ВВС: Навальныйны хуплаган өчен йөзләп полиция хезмәткәрен эштән җибәргәннәр

Басма мәгълүматына күрә, Навальный проектларын хуплаучы хезмәткәрләрне ФСБ ачыклый.

2021 елның декабреннән башлап, Русиянең эчке эшләр оешмаларында кимендә йөз хезмәткәр, оппозиционер сәясәтче Алексей Навальный проектларын хуплаган өчен эшсез калган, дип хәбәр итә ВВС-ның рус хезмәте.

Басманың эчке эшләр министрлыгындагы чыганаклары хәбәренчә, сәяси сәбәпләр белән Волгоградта 17 хезмәткәр эшен югалткан. Ярослав өлкәсендә 30дан артык хезмәткәр, Пермьдә - 22 хезмәткәр, Томски өлкәсендә - 30га якын, Калуга, Воронеж, Свердловски һәм Төмән өлкәләрендә исә 5-15 әр кеше эштән китәргә мәҗбүр булган.

Түбән Тагилдан оперативник Андрей Коряев әйтүенчә, бу – Навальный проектларының сәхифәләренә язылу белән бәйле, ул моны танышлары аша белгән.

"Гыйнварда сәбәпләр турында беркем әйтмәде. Җитәкчелек тә ни булуын белмәде. Алар үзләре мине читкә алып китеп, шулкадәр нәрсә кылдың, дип сорый иде. Кадрлар бүлегендә дә ишекне ябып, пышылдап кына, нәрсә эшләп ташладың, дип сорыйлар иде", ди полиция хезмәткәре.

Басма мәгълүматына күрә, Навальный проектларын хуплаучы хезмәткәрләрне ФСБ ачыклый, төбәкләргә исемлекләр җибәрә.

ВВС искәртүенчә, басма әңгәмәдәшләренең бөтенесенең электрон адреслары "Акыллы тавыш бирү" базасында булган. Мөгаен, мәгълүматның төп чыганагы - free.navalny.com сайты базалары булгандыр, 2021 елның апрелендә бу сайттан электрон почта адреслары базасының читкә таралуы билгеле булды. Навальный тарафдарлары электрон почта адресларының читкә таралуын Коррупциягә каршы көрәш фондының (ФБК) элеккеге хезмәткәре Фёдор Горожанко оештырган, диде. Горожанко үзе моны кире кага.

2021 елның декабрендә "Дождь" Алексей Навальныйның проектларына язылган һәм постларга лайклар куйган өчен 14 полиция хезмәткәрен эштән алуларын хәбәр иткән иде.

Декабрьдә Сибирь.Реалии басмасы да Русиянең төрле төбәкләрендә эчке эшләр министрлыгының берничә хезмәткәрен ноябрь ахырында эштән китү турында рапорт язарга мәҗбүр итүләре, шулай ук экстремизм турындагы маддә белән янаулары турында язды.

2021 елда Русия хакимиятләре Алексей Навальный белән бәйле оешмаларны экстремист дип тапты. Сәясәтче үзе Владимир өлкәсендәге Покров шәһәрендәге колониядә утыра.

Кичә, 22 мартта Мәскәүнең Лефортово мәхкәмәсе оппозиционер Алексей Навальныйны 9 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем итте. Мәхкәмә аны зур күләмдә мошенниклык кылуда һәм мәхкәмәне хөрмәт итмәүдә гаепле дип тапты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!