Казаннан Төркиянең Анталия шәһәренә очышлар башлана

Казан һава аланы

Юлчыларны Русиянең Sukhoi Superjet-100 лайнерлары ташыячак, аңа 100 кеше сыя.

Red Wings һава ширкәте 24 мартта "Казан" һава аланыннан беренче халыкара очышын башкарачак. Бу хакта Казан һава аланының матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Билгеле булганча, Казан-Анталия-Казан маршрутына Татарстан республикасы һәм якын төбәкләрдә яшәүчеләрнең ихтыяҗы зур. Моның белән бәйле юлчы ташучы һава ширкәте мартта тагын өч рейс ясаячак. Шулай ук апрельгә һәм җәйге сезонга очышлар тәртибе төзелә", диелгән хәбәрдә.

Юлчыларны Русиянең Sukhoi Superjet-100 лайнерлары ташыячак, аңа 100 кеше сыя.

Путинның Украинга каршы 24 февральдә башлаган сугышына җавап итеп көнбатыш илләре Русиягә бер-бер артлы санкцияләр кертә. Русия халкы моны беренче көннән үк татый башлады: чит илгә очкычлар туктады, доллар бәясе төште, банкларга чиратлар тезелде. Һава киңлекләрен генә ябып калмыйча, Европа берлеге Русиягә каршы санкцияләр кертте, алар Русия һава ширкәтләренә очкычлар, запас өлешләр һәм җиһазлар сатуны тыя.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!