Байден Польшада Украина министрлары белән очрашты

Польшада очрашу

Очрашуда агымдагы мәсьәләләр һәм сәяси һәм саклану юнәлешендә хезмәттәшлек итү турында фикер алышу булган диелә.

АКШ президенты Джо Байден Варшауда Украина тышкы эшләр министры Дмитрий Кулеба һәм Украина саклану министры Алексей Резников белән очрашты. Бу хакта Bloomberg хәбәр итә.

Очрашуда шулай ук АКШ дәүләт секретаре Энтони Блинкен һәм Пентагон башлыгы Ллойд Остин катнашкан. Русия сугыш башлаганнан соң бу Америка һәм Украина рәсми вәкилләренең мондый дәрәҗәдә беренче очрашулары.

Алексей Резников твиттерда язуынча, очрашуда агымдагы мәсьәләләр һәм сәяси һәм саклану юнәлешендә хезмәттәшлек итү турында фикер алышу булган.

Шимбә Байден АКШның һәм беректәшләренең Украинага ярдәме турында белдерү белән чыгачак.

Польшага Байден Брюссельдән килде. Анда ул НАТО һәм G7 төркеме саммитларында катнашты. Ул шулай ук Европа берлеге җитәкчелеге белән сөйләште. АКШ президенты һәм Европа комиссиясе рәисе Урсула фон дер Ляйен Европаның Русия энергия ресурсларыннан бәйлелеген киметү белән шөгыльләнүче эшче төркем булдыру планнары турында игълан итте.