Путин 31 мартка Европа берлеге илләреннән газ өчен рубльләрдә түләүне таләп итәргә кушты

Европа берлегендә демонстрацияләргә чыгучыларның кайберләре тулысынча Русия ягулыгыннан баш тартуны таләп итә

Шулай да, Көнбатыш илләре әлегә газ өчен рубльдә түләргә әзерлек белдермәде. Аерым алганда, Словения премьеры Янез Янша Европада рубльнең нинди булуын белмиләр дә, диде.

Русия президенты Владимир Путин 31 мартка кадәр хөкүмәткә, Үзәк банкка һәм "Газпром"га "дус булмаган илләрне" газ белән тәэмин иткән өчен түләү валютасы үзгәрүе турында хисап әзерләргә кушты. Бу хакта Кремль сайтында хәбәр ителә.

Йөкләмәдә әйтелгәнчә, хөкүмәт, Русия банкы һәм "Газпром", газ өчен түләүнең валютасын алыштыруга кагылышлы "чараларны тормышка ашырырга" һәм бу хакта Путинга ай саен хисап биреп торырга тиеш.

31 мартка кадәр, хөкүмәт "Газпром" белән кулланучылары арасында гамәлдә булган килешүләргә үзгәрешләр кертү турындагы боерыкны расларга тиеш.

Украинага бәреп керүе өчен Русиягә каршы санкцияләр керткән Европа илләренең газ өчен рубльләрдә түләүгә күчәргә тиешлеге турында Путин узган атнада белдергән иде. Бу - Үзәк банк активларының шактый өлеше туңдырылган шартларда рубль бәясен тотып тору өчен күрелгән чара.

Шулай да, Көнбатыш илләре әлегә газ өчен рубльдә түләргә әзерлек белдермәде. Аерым алганда, Франция президенты Эммануэль Макрон, бу гамәлдәге килешүләрдә каралмаган, анда түләү валютасы дип евро яки долларлар күрсәтелгән, дип белдерде.

Словения премьеры Янез Янша тагын да катырак әйтте, ул Европада рубльнең нинди булуын белмиләр, диде. Кулланучы ширкәтләрнең вәкилләре дә рубльләрдә түли алмаячакларын белдерә, әйтик Италиянең Eni ширкәте вәкилләре.

Шул ук вакытта, "Газпром"нан рубльләрдә түләү таләбе алганнан соң Европа илләренең ничек җавап бирәчәге дә билгеле түгел.

Европа берлегенең күпчелек илләре Русия газыннан хәзер үк баш тартырга чакырса да, Европа берлегенең һәм аның эре илләренең, мәсәлән Германиянең җитәкчелеге, бу мөмкин түгел, чөнки кыска вакыт эчендә Русия газын берни белән алыштырып булмый ди, Русия газыннан баш тарту бәяләрнең кисәк артуына гына түгел, сәнәгать җитештерүенең туктавына да китерәчәк, дигән фикердә.

Шул ук вакытта Европа берлегендә Русиянең энергия чыганакларына бәйлелекне киметү планнары эшләнә. Аларга ярашлы, берничә елдан соң Европа берлеге Русия ягулыгыннан башка да яши алырга тиеш.

"Газпром" хәбәрләренә күрә, хәзерге вакытта ул Европа берлеге илләренә, шул исәптән Украина җирләре аша да, кулланучылар гаризасына ярашлы, тулы күләмдә газ җибәрүен дәвам итә.

24 февральдә Русия Украинага һөҗүм иткәннән соң, Европа берлегенең әгъза-дәүләтләре һәм башка илләр Русиягә каршы берничә санкцияләр җыелмасы кертте. Чикләүләр Үзәк Банкка һәм эре банкларга, һава очышлары тармагына, Русия түрәләренә, шул исәптән президент Владимир Путинга, Русиянең гамәлләрен аклаучы эшмәкәрләргә һәм танылган кешеләргә кагылды.

Европа берлеге лидерлары Русиягә каршы нефть эмбаргосы кертү турында да уйлана.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!