Касса җиһазы өчен тасмаларга бәяләр 10 тапкырга диярлек арткан, юлчы ташучы оешмалар шул сәбәпле билетларның зурлыгын кечерәйтергә мәҗбүр булган.
Бу хакта Татарстан автотранспорт оешмалары ассоциациясе рәисе Сергей Темляков сөйләде, дип яза "Татар-информ".
"Тасма бәясе арту сәбәпле Казан автобусларында хәзер яңа билетлар, элеккеге белән чагыштырганда, зурлыгы ягыннан билет ике тапкыр кечкенәрәк", дигән ул.
Аның әйтүенчә, билет бирү белән проблемнар булмаячак. Темляков бер кондукторның көненә якынча ничә тасма куллануын әйтмәгән. Транспорт карталары белән түләгәндә, юлчыга билет бирелми.
Казанда билетларның кечерәюен Азатлыкка бүген иртән юлчылар үзләре дә хәбәр иткән иде.
Узган атнада Татарстан эшмәкәрләре касса җиһазы өчен тасмаларга кытлык булуына зарланган иде. Алар республиканың бизнес-омбудcмены Фәрит Әбделганиевтән кәгазь чек булмавы өчен үзләренә нинди җаваплылык янавын сорады.
1 марттан Финляндиянең Kemira химия ширкәте Русияне натрий хлораты белән тәэмин итми башлады. Әлеге химикат целлюлозаны агарту өчен кирәк. Нәтиҗәдә Русиянең эре сәүдә челтәрләре складларда кәгазьләр булмавын һәм якындагы айда тәэмин итүләр көтелмәвен белдерде.
Кәгазь кытлыгы сәбәпле мәктәпләрдә Бөтенрусия тикшерү эшләре көзгә күчерелде.
24 февральдә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Сугыш сәбәпле Көнбатыш илләре Мәскәүгә карата кырыс чикләүләр кертте. Бу чикләүләр сәясәтчеләрнең һәм түрәләрнең генә түгел, гади халыкның да тормышына нык тәэсир итә.
🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!