"Анда тәмуг". Мариупольдән качканнар андагы хәлләрне сөйли

Your browser doesn’t support HTML5

Русия һөҗүмнәреннән иң зур зыян күргән Мариуполь кешеләре Украинаның көнбатышына килә башлады. Алар Русия хәрбиләре чолгап алган һәм туктаусыз бомбалаган шәһәрдәге шартлар, аннан ничек качулары турында сөйләде. “Анда тәмуг. Бөтен нәрсә җимерек, бөтен нәрсә яна”, ди кызы һәм яшь ярымлык оныгы белән Мариупольдән качып киткән Наталья.