Миңнеханов Сенегалда. Бу ил турында ни беләбез?

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов 30 март кичендә үзенең Telegram-каналына шушы фотоны чыгарды. "Сенегалга эш сәфәренә килдем. Иртәгә тыгын көн булачак, безнең ширкәтләр белән хезмәттәшлек турында сөйләшәчәкбез. Коллегаларны Сенегал җыелма такымының 2022 елгы футбол беренчелегенә чыгуы уңаеннан котладым. Монда бар ил үз такымы өчен чын күңелдән җан ата!" дип язды Миңнеханов.

2022 елның 14 февралендә Гамбиянең ташландык Байпал авылында Казаманс демократик көчләре хәрәкәтендәге сепаратистлар Сенегалның әсирлеккә төшкән җиде солдатын азат итүне күзәтә.

Казаманс демократик көчләре хәрәкәте — Сенегалның көньягында кораллы көрәш алып баручы сәяси фирка. Бу фиркадәге сугышчыларның күпчелеге — диола халкы вәкилләре. Диола халкы Сенегалда азчылыкта (6 процент), һәм аларның күпчелеге Гамбиядән көньякта урнашкан Казаманс төбәгендә яши. Казамансның уңдырышлы җирләре Сенегал икътисады өчен мөһим санала.

Сенегалның әсирлеккә төшкән әлеге җиде солдаты.

Африка халыклары касәсенең финалы: Сенегал - Мисыр. Сенегал фурболчысы Садио Мане җиңү китергән пенальтига такымдашлары белән бергәләп шатлана. Камерун башкаласы Яундедагы Олембе стадионы. 6 февраль 2022.

Сенегалда яшәүчеләрнең көндәлек тормышы. Салума елгасы тамагында. 21 февраль 2022.

Сенегал президенты Маки Салл Брюссельдә Европа берлеге - Африка берлеге саммиты тәмамлангач матбугат очрашуында чыгыш ясый. 18 февраль 2022. 

Сенегал хатын-кызлары Мәдинә-Торобе авылы янындагы коедан су ала. 11 март 2022.

Сенегалда кайбер көтүчеләр мал көтүен су эчерергә сәгатьләрчә алып барырга мәҗбүр. Илнең төньяк-көнбатыш районнарында эчәр су мәсьәләсе зур проблем булып кала. Ноябрьдән август аена кадәр яңгыр яумый, елга-күлләр кибә. Кайбер районнарда коелар яки су краннары юк. Су булса да, пычрак яки малларга гына яраклы. Бу ерак авылларда яшәүчеләр эчәргә яраклы чистарак су эзләп, кипкән елгалар урынында чокырлар казый.

Тубаб-Диалоуда дүрт көн сусыз утырганнан соң, хатын-кызлар автоцистерна белән китерелгән суны алу эчен чиләкләрен чиратка тезә. 22 март, 2022.

Сенегал белән Мавритания чигендәге Матам шәһәре кешеләре Сенегал елгасы ягындагы коега килгән. 11 март, 2022.

Сенегал елгасы авыл хуҗалыгы, балыкчылык, йорт эшләренә мөмкинлекләр бирә.

Матамдагы иске порт урыны, 11 март, 2022.

Дакарда коры, тузанлы харматан җиле башланыр алдыннан бер ир чүп-чар арасында казына. 18 гыйнвар, 2022. Бу җил Төньяк Африка өстеннән бик күп тузанны Атлантик океанга таба алып китә.

Дакар шәһәре читендә су коесыннан су алучылар, 7 март 2022.

Сенегалның дәүләт төсләрендәге яңа стадионы. Бу фото Диамниадио шәһәрендәге әлеге стадион ачылышы алдыннан төшерелгән. 22 гыйнвар 2022.

Матам районындагы Мәдинә-Торобе авылына коедан су алып кайтучы хатын-кызлар. 12 март, 2022.

Дакар шәһәрендә су тарату. 8 март, 2022.

Сенегал башкаласы Дакарны су белән тәэмин итүче төп чыганак булган Keur Momar Sarr3 (KMS3) су чистарту станциясе хезмәткәрләре. 15 март 2022.