1 апрельдә Белгород өлкәсенең Никольское авылы янында шартлаган ракет Русия җирлегеннән килгән. Бу хакта Conflict Intelligence Team (CIT) төркеме хәбәр итә.
Төркем раславынча, алар ракетның килеп төшкән урынын билгели алган һәм снарядның көнчыгыштан яки төньяк-көнчыгыштан, ягъни Русия җирлегеннән килүен ачыклый алган.
Моннан тыш, CIT моны канатлы ракет дип саный, ә андый ракетларны украин гаскәре кулланмый.
Тикшерүне уздыручылар Русия ягыннан ракет җибәрү алдан уйланылган провокация дип уйламый. Ракет ялгыш килеп эләккәндер дип фаразлыйлар.
Моннан тыш, 1 апрельдә Белгородта "Роснефтсь" нефть базасында янгын турында да хәбәр ителде. Җирле хакимият Украина ягыннан очкан дүрт боралактан авиаһөҗүм булды дип белдерде.
БУ ТЕМАГА: Белгородтагы нефть базасында зур янгын чыкканРусия тикшерү комитеты украин хәрбиләре тарафыннан теракт оештырылуы турында җинаять эше ачты.
Украина дәүләт иминлеге шурасы Киевның янгынга катышы юк дип белдерде. Украина президенты Владимир Зеленский Американың Fox News телеканалына биргән интервьюсында Русия нефть базасына һөҗүм турындагы сорауга турыдан-туры җавап бирүдән баш тартты.
Белгород өлкәсе Украина белән чиктә урнашкан. Мартта Кызыл Октябрь авылы тирәсендә шартлаулар турында хәбәрләр таралды. Моңа корал саклагычындагы янгын сәбәп булган диделәр. Украина чигендәге Журавлевка һәм Нехотеевка авылларында гадәттән тыш хәл тәртибе игълан ителде.
Хакимиятләр сүзләренчә, әлеге авылларның берсендә, имеш, украин снаряды шартлаган.