Русия оккупациясеннән соң Буча урамнарында мәетләр таралып ята (фотодәлилләр)

Reuters агентлыгы һәм башка медиалар төшергән фотолардан күренгәнчә, Киев янында урнашкан, 35 меңләп кеше яшәгән Буча шәһәре урамнарында мәетләр ята. Кайберләренең куллары бәйләнгән.

Шәһәр мэры Анатолий Федорук France Press агентлыгына 280 кешенең күмәк каберлектә җирләнүен белдерде.

Русия хәрбиләре басып алган җирләрдәге сугыш җинаятьләре турында Human Rights Watch хокук яклау оешмасы белдерде. Ул җинаятьләре арасында март башында Бучада тыныч кешеләрне атып үтерү дә атала.

Украина президенты идарәсенең башлыгы киңәшчесе Михаил Подоляк та үтерелгән кешеләр фотоларын интернетка чыгарды һәм бу хәлне Европага кайткан "нацизмның иң куркыныч җинаятьләре" дип атап Русиягә гаепләү белдерде. Русия бу фотоларны "фейк" дип атады.

Русия 24 февральдә Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле Украинада 10 млн кеше үз өйләреннән качып китәргә мәҗбүр булды. БМО 24 февральдән 31 мартка кадәр 1276 сивил кешенең үтерелүе рәсми рәвештә теркәлде дип белдерде. Шул ук вакытта бу мәглүматның  тулы булмавын танып, чынлыкта корбаннар күбрәк булуын да әйтте.