Быел "Мин татарча сөйләшәм!" чарасында милли шигърият тә яңгыраячак

Казанда "Мин татарча сөйләшәм" чарасында, архив фотосы

Казанда акция гадәттәгечә 26 апрель – татар халык шагыйре Габдула Тукай туган көнендә уза, Чаллыда – 23 апрель көнне.

Быел "Мин татарча сөйләшәм!" чарасы кысаларында беренче тапкыр яшь шагыйрьләр көч сыначачак. "Быелгы фестивальнең яңалыгы – сәхнәдән татар музыкасы гына түгел, милли шигърият тә яңгыраячак. Моның өчен яшь татар шагыйрьләре арасында махсус бәйге оештырыдык. Бәйгедә җиңүчеләрнең исемнәре 26 апрельдә игълан ителәчәк. Алар үз шигырьләрен һала-концерт вакытында сәхнәдән укыячак", дип сөйләделәр Азатлыкка Дөнья татар яшьләре форумы мәтбүгат үзәгендә.

Чара гадәттәгечә 26 апрель – татар халык шагыйре Габдула Тукай туган көнендә Казанда уза. Шулай ук бу көнне Казанның Бауман урамында татар дизайнерлары эшләнмәләре һәм китаплар мини-маркеты да оештырыла.

Яңа формат татар музыкасы башкаручылар концертында быел Gauga, ОММАЖ, noor, URTIC, TatCultLab төркемнәре, TatKidLab балалар музыкаль лабораториясе шәкертләре, Shanu, Ике яр, Мингазов төркемнәре чыгыш ясаячак.

Мартта Чаллыда узган "Тантана" бүләген тапшыру чарасында "Оммаж" төркеме сәхнәгә Украинадагы сугышка протест билгесе булган яшел тасма тагып чыккан иде.

Концертның махсус кунаклары — "Показалось" фильмын төшергән режиссер Байбулат Батулла һәм музыкант Ислам Вәлиев (Malsi Music).

Ел саен "Мин татарча сөйләшәм!" акциясе кысаларында татар телен хөрмәт итмәүчеләргә "Тяжело с татарским" антипремиясе тапшырыла, шулай ук рәхмәт хатлары бирелә һәм "Qazan Quest" (элеккеге "Татар-дозор" квесты) уенының җиңүчеләре бүләкләнә.

"Мин татарча сөйләшәм!" чарасы быел 17нчы тапкыр уза.

Чаллыда исә "Мин татарча сөйләшәм!" акциясе 23 апрельдә уза. Икенче ел рәттән бу чара Чаллының татар драма театры бинасында оештырыла. Шимбә көнне сәгать 16.00 дән 20.00 кадәр акция кысаларында тел лабораториясе, коворкинг зонасында яшүсмерләр өчен махсус мәйданчык һәм балалар мәйданчыгы эшләчәк, шулай ук qot күргәзмәсе, экспозция зонасында маркет һәм бию лабораториясе уза. Театрның кече залында татар киносы күрсәтелә, шулай ук караоке җырлау мөмкинлеге булачак. Моннан тыш, Театр паркында урам экскурсияләре дә оештырыла. Бу чаралар барысы да бер темага берләштерелә, оештыручылар чарага килгән кунаклар белән татар телен төрле практикалар аша өйрәнеп караячак.

Your browser doesn’t support HTML5

"Безнеңчә сөйләшмисең!" Акцент һәм диалекттан оялу киртәсен ничек узарга

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!