Боралаклар, ракетлар, радарлар. АКШ Украинага нинди корал җибәрә

Унбер Mi-17 боралагы

Бу боралаклар күбесенчә йөк яки кеше ташу өчен кулланыла, ләкин аның кайбер вариантлары пулемет һәм идарә ителә алган ракетлар белән җиһазландырылган. 

Биш йөз Javelin ракеты

АКШ җитештергән Javelin ракеты Украинадагы сугышта Русия техникасына каршы инде кулланыла. Аны 2,6 чакрым ераклыктан җибәреп була. Атучы ракетны җибәреп, үзе шундук яшеренә ала. Бер мондый җиһаз һәм ракет 178 мең доллар дип бәяләнә. 

Ун AN/TPQ-36 артиллериягә каршы радар

"Коралны табу радары" якынаеп килүче артиллерияне эзләп таба һәм һөҗүмнең кайдан ясалганын аңларга ярдәм итә. АКШ Украинага ун мондый җиһаз тапшырырга җыена. 

Ике йөз М113 машинасы

Әлеге техника Вьетнамдагы сугышта киң кулланылган, хәзерге вакытта АКШ аны ярдәм күрсәтү машиналары итеп куллана. Аңа 15 кеше сыя ала. 

С-4 шартлаткыч җиһазы

Бу пластик шартлаткычны пластелин кебек төрле формага китереп була. Аның шартлау көче корычны кисә ала. 

Switchblade пилотсыз авиация комплекслары

"Камикадзе дроннары" дип аталган бу җиһазларның авырлыгы нибары 2,5 килограмм. Алар һавага миномет коралыннан җибәрелә. Дрон видео элемтә аша идарә ителә. Бер дрон 6 мең доллар чамасы тора. АКШ Украинага 300 шундый җиһаз тапшырачак дип көтелә. 

M18A1 Claymore миналары

Бу минаның эчендә 700ләп корыч "бөртек" бар. Шартлау вакытында алар зур тизлек белән төрле якка очып тарала. 

AN/MPQ-64 Sentinel һава күзәтү системы

АКШ Украинага ике шундый систем җибәрергә җыена. Алар 40 чакрым ераклыктан якынайган очкыч, дрон, канатлы ракетны күрә ала.

Калканлы Humvee машиналары

Әлеге машиналар АКШ хәрби көчләренең синонимына әйләнде. Алар пулемет яки танкларга каршы ракетлар белән җиһазландырыла ала. 

Унсигез 155 миллиметрлы гаубица һәм кырык мең артиллерия ядрәсе

Әлегә төгәл нинди гаубицалар Украинага китереләчәге билгеле түгел. Фотодагы M198 моделе 1970нче елларда кулланыла башлаган. Ул 20 чакрым ераклыкка ата ала. 

Химик, биологик, радиологик һәм атом һөҗүменнән саклану киемнәре

Мондый киемнәр атом яки химик һөҗүмнән соң файдалы була ала. 

Пентагон шулай ук Украинага медицина җиһазлары, бронежилетлар һәм каскалар, оптик җиһазлар һәм "пилотсыз саклану кораблары" модельләрен бирергә вәгъдә итте.