2 майда Татарстан мәчетләрендә Ураза гаете намазлары укылачак

Казанның "Гадел" мәчетендә бәйрәм намазы. Архив фотосы

Ураза бәйрәме көнендә Казанда шәһәр мәчетләре яныннан узучы автобуслар һәм троллейбуслар иртәнге 5тән йөриячәк.

2 майда Татарстанда Ураза гаете узачак, республика мәчетләрендә бәйрәм намазлары укылачак. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат үзәге хәбәр итә.

Казан мәчетләрендә һәм республиканың башка шәһәрләрендә иртәнге намазлар 6:30 сәгатьтә башланачак, 7:00дә гает вәгазьләре белән дәвам итәчәк. Гает намазы 7:30да укылачак.

"Авыл җирлекләрендә иртәнге намаз 3:00дә укылачак, 4:00дә гает вәгазе башлана, гает намазы 4:30га билгеләнгән", диелә хәбәрдә..

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллинның бәйрәм вәгазе "Хузур ТВ", "ТНВ-Татарстан" һәм "ТНВ-Планета" телеканалында, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте сайтында һәм "Хозур ТВ" телеканалының YouTube-каналында туры эфирда трансляцияләнәчәк.

2 майда, Ураза бәйрәме көнендә Казанда шәһәр мәчетләре яныннан узучы автобуслар һәм троллейбуслар иртәнге 5тән йөриячәк.

Шул ук вакытта бәйрәм алдыннан Казанда туристлар Кол Шәриф мәчетенә керә алмаячак. Чикләүләр 1 май 19:00дән 2 май 9:00гә кадәр гамәлдә булачак. Бу бәйрәм намазы уздыру белән бәйле, дип хәбәр итә Казан мэриясе.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!