Боррель Русиянең тагын кайбер банкларын SWIFT-тан аерачакларын хәбәр итте

Иллюстратив рәсем

Үз чыганакларына сылтама белән Bloomberg искәртүенчә, бу юлы SWIFT-тан "Сбербанк"ны аерырга мөмкиннәр. Чикләүләрнең яңа җыелмасы өлгесе  4 майда тәкъдим ителер дип көтелә.

Украинага каршы сугыш башлавы өчен Европа берлегенең Русиягә кертәчәк яңа чикләүләр җыелмасы Русиянең тагын кайбер банкларын SWIFT-тан чыгаруны күз уңында тота. Бу хакта Европа берлеге дипломатиясе башлыгы Жозеп Боррель белдерде дип хәбәр итә AFP.

"Банк тармагында SWIFT-тан чыгарылачак Русия банклары күбрәк булачак", дигән Боррель.

Исемнәрен күрсәтергә теләмәгән үз чыганакларына сылтама белән Bloomberg искәртүенчә, бу юлы SWIFT-тан "Сбербанк"ны аерырга мөмкиннәр.

Элегрәк Русиянең иң зур банкына каршы санкцияләрне АКШ һәм Британия керткән иде.

Bloomberg чыганаклары мәгълүматына күрә, Брюссель ел ахырына кадәр Русия энергия чыганакларына эмбарго кертүне дә тәкъдим итәргә ниятли.

Украинага һөҗүме өчен Русиягә каршы кертеләчәк санкцияләрнең алтынчы җыелмасы турында Европа берлеге илчеләре бу атнада фикер алыша башлар дип көтелә. Анда ел ахырына кадәр Русиядән чи нефть алуга эмбарго кертү тәкъдиме дә булыр дип фаразлана.

Аналитиклар моны Британия һәм АКШтан аермалы буларак, әлегә Европа берлеге кулланмаган иң җитди чикләү чарасы булыр дип бәяли.

Мәгълүмат чаралары хәбәрләренә күрә, баштарак эмбаргога каршы чыккан күп кенә илләр, шул исәптән Германия дә хәзер бу чараны хуплый. Шулай да Маҗарстан каршы.

1 майда Маҗарстан хөкүмәте вәкиле, әгәр бу Маҗарстанга кагылачак икән, Будапешт Русиянең энергия чыганаклары хисабына санкцияләрне киңәйтүне хупламаячак, дип белдерде.

Чикләүләр хуплансын өчен Европа берлеге илләренең барысының да рөхсәте кирәк, шуңа күрә компромисс фикер – Маҗарстан һәм Словакия өчен искәрмә ясау, яки аларга озын күчеш чоры бирү карала.

Чикләүләрнең яңа җыелмасы өлгесе 4 май, чәршәмбе көнне тәкъдим ителер дип көтелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!