Бәйсез Беларусның беренче җитәкчесе Станислав Шушкевич вафат булган. Бу хакта Азатлык радиосының беларус хезмәте хәбәр итә.
87 яшьлек сәясәтче коронавирус белән авырганнан соң апрель ахырында реанимациягә салганнар.
Белгечлеге ягыннан Шушкевич – галим-физик, 1991 елда Беларус совет социалистик республикасының Югары шурасы рәисе итеп сайланды (ул сайланган көнне төбәкнең исеме Беларус республикасы дип үзгәртелде). Беларуста президент вазифасы булмаган чакта бу вазифа иң югарысы саналды.
1991 елның декабрендә нәкъ менә ул Беларус исеменнән Русия һәм Украина лидерлары белән Совет берлеген таркату һәм Бәйсез дәүләтләр берләшмәсе оештыру турындагы Беловежски килешүләрен имзалады.
1994 елгы президент сайлауларында Станислав Шушкевич җиңелде. Ул Александр Лукашенка режимына оппозициядә булды, шулай да соңгы елларда сәяси тормышта актив катнашмады.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!