Башкортстанда битлек кимәгән өчен төбәк штрафлары гамәлдән чыгарыла

Медицина битлеге кимәгән өчен штраф салу турындагы маддә Русиянең административ канун бозулар кодексында да бар, бу үзгәрешләр шуңа күрә кертелгән.

Башкортстан Корылтае депутатлары беренче укылышта республиканың Административ канун бозулар кодексының 13.19нчы маддәсе гамәлдән чыгуы турында канун өлгесен кабул иткән, дип яза РБК.

Битлек кимәгән өчен штраф салу турындагы маддә Русиянең административ кодексында да бар, бу үзгәрешләр шуңа күрә кертелгән.

— Бу маддә вирус таралуга киртә кую өчен кирәк иде. Ул вакытта безнең коронавирус турында мәгълүматлар аз иде, вакциналар бөтенләй булмады. Кызганыч, проблемның масштабларын бөтен кеше дә аңлап бетермәде. Штрафлар ватандашларның бер өлешен үзләренә һәм әйләнә-тирәдәге кешеләргә карата җаваплырак булырга мәҗбүр итте. Вакыт узгач, шундый ук норма федераль кануннар белән дә билгеләнде, республика нормасына аның кирәге калмады, дигән төбәк парламенты спикеры Константин Толкачев.

13.19нчы маддә физик ара калдыру һәм битлек кию тәртибен бозган өчен штраф җәзасы бирүне күз уңында тотты. Штрафның күләме - ватандашларга 1-3 мең сум, вазифадагы затларга 5-15 мең сум, юридик затларга 50-100 мең сум. Канунны кабат бозган өчен штрафлар гади кешегә 5 мең, вазифадагы затка – 30 мең, юридик затка 200 мең сум дип билгеләнде. Бу норманы парламент коронавирус пандемиясенең иң башында билгеләгән иде.

Федераль канунда исә битлек кию тәртибен бозучыларны 20.6.1нче маддә нигезендә җаваплылыкка тарталар. Аңа ярашлы, канунны бозган ватандашлар өчен штрафлар 1-30 мең сум, вазифадагы затларга – 10-50 мең сум, юридик затларга 100-300 мең сум, юридик зат булмаган, әмма эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләргә 30-50 мең сум. Канунны кабат бозган өчен штраф күләмнәре дә шактый арта, шулай ук вазифадагы затларны бер-өч елга дисквалификацияләүне, юридик затларның эшчәнлекләрен 90 көнгә кадәр туктатып торуны күз уңында тота.

Константин Толкачев әйтүенчә, төбәкнең административ канун бозулар кодексындагы битлек кимәгән өчен штраф бирә торган маддәне бетерү, республикада яшәүчеләргә һәм бизнеска административ басымны киметергә булышачак.

2021 елда Русиянең административ канун бозулар кодексының 20.6.1нче маддәсе нигезендә 40,7 млн сумлык 12,04 мең штраф салынган, 41,3 мең кеше кисәтү алган.

Элегрәк Башкортстанда битлек кию тәртибен саклап калып, коронавирус чикләүләрен йомшартканнар иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!