Херсонның оккупацион хакимият вәкиле төбәкне Русиягә кушарга ниятләүләрен белдерде

Архив фотосы

Мәскәү билгеләп куйган Херсон хакимиятләре  бу үтенеч белән Русия президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать итмәкче була.

Херсонның оккупацион хакимият вәкиле төбәкне Русиягә кушарга ниятләүләрен белдерде. Аның сүзләренчә, Мәскәү билгеләп куйган Херсон хакимиятләре бу үтенеч белән Русия президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать итмәкче була. Элегрәк шәһәргә сәфәре вакытында "Бердәм Русия" баш шурасы сәркатибе Андрей Турчак, Русия монда "мәңгегә" калачак, дип белдергән иде.

Кремль рәсми белдерүләрендә сугыш барышында Украин җирләрен аннексияләргә ниятләмәвен әйтә. "Хәрби операция"нең бурычы – Русия хакимиятен хуплаучы фетнәчеләр үз җирләре дип игълан иткән Луһански һәм Донецки өлкәләрен контрольгә алу, дип ышандырдылар.

Алданрак кайбер басмалар, Мәскәү Херсон өлкәсендә фетнәчел төбәк - Херсон "халык республикасы" төзергә җыена, дип хәбәр иткән иде.

11 майда, өлкәнең Русия билгеләп куйган хәрби-сивил хакимияте башлыгы урынбасары Кирилл Стремоусов "РИА Новости"га, монда республика төзү ниятләнми, дип белдерде.

"Херсон шәһәре – ул Русия, Херсон өлкәсендә бернинди ХНРлар да төзелмәячәк, референдумнар булмаячак", диде ул. Аның сүзләренчә, оккупацион хакимият ел ахырына кадәр төбәкне Русия кануннар җыелмасына күчерергә ниятли.

Херсон өлкәсендә Төньяк Кырым каналы эшли башлый – ул Русия аннексияләгән Кырымны су белән тәэмин итү өчен бик мөһим канал. Украина хакимиятләре каналны япкан иде, төбәкне яулап алганнан соң Русия хакимияте беренче эш итеп суны ачты.

Төбәкнең Русия контролендә булуы Украинаны Азов диңгезенә чыгу юлыннан аера һәм фетнәчеләр контролендәге җирләр аша Кырымнан Русиягә җир коридоры барлыкка китерә.

Херсон өлкәсеннән тыш, Украинаның Запорожье өлкәсендәге яулап алынган өлешендә дә, Русия хакимиятләре сивил хакимиятләр оештырды.

Монда фетнәчел оешма оештыру яки Украинаның бу өлешен аннексияләү турында хәбәр ителмәгән иде. Шулай да, Русия хакимиятләре Запорожье атом электростанциясен контрольдә тота, бу станция совет чорында Донбасс белән Кырымны электр белән тәэмин итү өчен ясалган булган.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!