Башта ул кибет янында берничә кешене үтерә, аннары супермаркетка керә һәм кешеләргә атуын дәвам итә. Шул ук вакытта ул социаль челтәрдә бу һөҗүмнең видеосын трансляцияли. Зыян күрүчеләрнең барысы да диярлек кара тәнле була.
People gather outside of a supermarket in Buffalo, NY as police investigate a mass shooting that took place on Saturday. Police said the shooter has been charged with murder in what officials are calling a case of racially motivated violent extremism. https://t.co/xs7RZUcII4 pic.twitter.com/1iQyQwqd9M
— CBS News (@CBSNews) May 15, 2022
Шикләнелгән кеше кулга алынган. Җирле хакимият бу һөҗүм расачыл нәфрәт белән эшләнгән дип саный. Һөҗүм алдыннан Джендронның интернетта "манифест" урнаштыруы, анда ул расачыл нигездә нәфрәт идеяларын белдерүе мәгълүм. Полиция һәм ФБР фикеренчә, ул Буффало өлкәсендә күбесенчә афроамериканнар яшәвен белә торып, супермаркетка кара кешеләрне үтерү өчен махсус барган.
Һөҗүм алдыннан Джендрон коралына берничә язу төшергән. Аерым алганда, винтовкасына 77 кешене үтергән Андерс Брейвик һәм Яңа Зеландиянең Крайстчёрч мәчетләрендә мөселманнарны атып үтергән Брентон Таррант исемнәрен язган булган.
Джендрон моңа кадәр полиция игътибарына эләккән булган инде. 2021 елның июнендә ул укыган көллият җитәкчелеге полициягә әлеге студентның социаль медиада башка студентларга карата көч куллану белән янавыннан зарланган булган.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!