Узган атна ахырыннан алып "Казан" гаилә үзәге янында Казансу елгасын күмәләр. Баржалар туфрак түгә торган култыкта элек Җәмигъ мәчете төзергә ниятләгәннәр иде, хәзер исә парк ясамакчылар.
Татарстан хакимиятләренең Казансу акваториясендәге ясалма коры җир кишәрлеге ясау ниятләре узган кыш билгеле булган иде.
Башта түрәләр моны Җәмигъ мәчете төзү өчен дип аңлатты, әмма апрель башында мәчет өчен башка урын – Кырлай паркы табылды.
Шулай да Татарстан хөкүмәт йорты елганы күмүдән баш тартмады. Акваториядәге ясалма коры җирне юдыруның әйләнә- тирәгә йогынтысын бәяләүче иҗтимагый фикер алышулар ике тапкыр кичектерелде. Беренче мәртәбә мартта – "Московский" мәдәни үзәгенә шартлаткыч куелуы турындагы хәбәр аркасында. Икенче мәртәбә фикер алышуларны 11 апрельдә үткәрергә тиешләр иде, әмма берничә көн алдан "Эко М" оешмасы аны уздырмауны сорады. Сәбәпләрен аңлатмадылар.
Казанның архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе яңа фикер алышуларны ни өчендер дистанцион форматта уздырырга булды. Алар 28 апрельдә башланды, 27 майда төгәлләнәчәк.
Дүшәмбе, 16 майда җирле халыктан оешкан инициатив төркем вәкилләре Дәүләт хезмәтләре порталында Казансуны күмү турында фикер алышуларның беренчел нәтиҗәләрен чыгарды. Аларның мәгълүматына күрә, 15 майга иҗтимагый фикер алышуларда 189 кеше катнашкан, 184 кеше Казансуны күмүгә каршы чыккан, икесе фикерен белдерүдән тыелган, өч кеше генә бу фикерне хуплаган.
Экоактивист Антон Бортяков та порталда Казансуны күмүгә каршы фикер калдырган, әмма аның тавышы соңгы нәтиҗәләр беркетмәсенә кертелмәячәк.
- Мин бу ясалма җир юдырылырга ниятләнгән яр янындагы микрорайонда теркәлмәгән. Шуңа тавышым "исәпкә генә алынды", анда яшәмәүче башка казанлыларның тавышлары кебек үк, дип аңлата Бортяков. – Шуңа күрә, тавыш бирүчеләрнең гомуми саны аз кебек күренә, ди ул.
Бортяков үз күзәтүләреннән чыгып, чынлыкта Казансудагы коры җирне юдыруга каршы булучылар күбрәк дип саный. Активист түрәләр тыңлаулар барган соңгы көннәрдә бюджет оешмаларында эшләүчеләрне эшкә җигеп, халыкның күпчелеге Казансудагы коры җирне юдыртуны хуплый дигән нәтиҗә чыгарыр дип сагая.
Шул ук вакытта 15 май, шимбә көнне казаннар "Казан" гаилә үзәге янындагы култыкка туфрак түгүче беренче баржаны күргән. Шуннан соң туфрак төялгән шаландалар бу култыкта берничә мәртәбә күренгән. Туфракны Идел тирәсеннән китерәләр – баржаны берничә мәртәбә "Локомотив" пляжы тирәсендә күргәннәр.
Урында яшәүчеләр дә, экоактивистлар да Казансуны күмү эшләре рәсми рәвештә булмаса да, инде башлануына шикләнми. Әйләнә-тирә мохиткә зыян китерә торган эшләрне бөтен рәсми чаралар төгәлләнгәнче үк башлауны Татарстан түрәләре инде күп тапкырлар кулланды. Соңгы мәртәбә - Казанның Куземетьево бистәсендә булды, анда ясалма җир кишәрлеген иҗтимагый фикер алышулар булганчы ук юдырдылар.
Шул ук вакытта Казан мэриясенең рәсми Telegram-чатында җирле халыкның мөрәҗәгатьләренә җавап итеп, моның турында берни белмәүләрен белдерделәр.
"Күмү эшләре бара дигән мәгълүмат кайдан? Дәлилләр бармы? Урында шәһәр хезмәтләре эшләми. Без элемтәгә чыга алган барлык оешмалар күмү эшләре бармый ди. Әгәр сездә булса, бу эшләр баруын теркәгән материалларыгызны безгә җибәрегез әле зинһар", дип сораган активист белән язышкан башкарма комитет хезмәткәре.
Казанда яшәүчеләр баржаларның номерларын теркәп куйган, әмма Антон Бортяков фикеренчә, күмү эшләрен алып баручыны кулыннан тотсалар да, бу бернигә китермәячәк, контроль итүче оешмалар ширкәт акваториягә грунт китерү белән шөгыльләнде, коры җирне юдырмады диячәк. Чөнки әлегә рәсми рәвештә "яр буе сызыгын үзгәртмиләр, акваторияне киметмиләр, коры җирне арттырмыйлар".
Соңрак чатта башкарма комитет вәкиле казаннарга Казансуны күмүгә кагылышлы сорауларын Татарстан экология министрлыгына юлларга тәкъдим итте.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!