Башкортстанда шәһәр төзелеше тармагында ел ахырына кадәр җәмәгать тыңлаулары уздырмаска рөхсәт иткәннәр

Иллюстратив фото

Сүз генпланнар, җирдән куллану һәм анда биналар төзү кагыйдәләрен, җирләрне межалау һәм планлаштыру проектларын кабул итү, шулай ук бу документларга төзәтмәләр кертү өчен уздырылган тыңлаулар турында бара.

Башкортстан хөкүмәте "2022 елда шәһәр төзелеше сәясәте үзенчәлекләре турында"гы карарына төзәтмәләр керткән. Анда документлар турында фикер алышуларны берничә очракта гына уздырмаска мөмкин дип әйтелгән булган, мәсәлән генпланны федераль кануннарга ярашлы иткәндә, төзәтүләр кертү турында мәхкәмә карары булганда, һәм башкалар.

Хәзер исә төзелеш өлкәсендәге җәмәгать тыңлауларын ел ахырына кадәр бөтенләй үткәрмәскә мөмкин. Бары тик көне инде билгеләнеп куелган халык тыңлауларына гына искәрмә ясалган. Иҗтимагый фикер алышуларның көне әле билгеләнмәгән, ә төзелеш җирләрен планлаштыру инде бара икән, вәкаләтле оешма тыңлаулар уздырылмаячагы турында боерык чыгарырга тиеш диелә.

Хөкүмәтнең бу хактагы карары бүген, 23 майда хокукый мәгълүмат порталында чыккан.

РБК хәбәренчә, халык тыңлауларын уздырмаячаклары турында игълан иткәндә Башкортстан төзелеш министрлыгы элегрәк моны кризис һәм санкцияләр чорында тармакка ярдәм күрсәтү чарасы дип атаган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!