Приморье крае парламентында КПРФның бер төркем депутаты Путиннан сугышны туктатуны таләп иткән

"Әгәр безнең ил хәрби операцияне туктатмаса, илебездә ятимнәр күбрәк булачагын аңлыйбыз. Илебезгә бик зур файда китерә алырдай яшь кешеләр хәрби операция барышында һәлак була һәм инвалид булып кала" ди алар.

Приморье крае Канун чыгару җыенының бер төркем депутатлары "махсус хәрби операция" дигән нәрсәне туктатуны һәм Украинадан гаскәрләрне чыгаруны таләп итеп, Русия президенты Владимир Путинга хат язган. КПРФ әгъзасы булган дүрт депутатның мөрәҗәгатен төбәк парламенты утырышында депутат Леонид Васюкевич укыды дип хәбәр итә Newsbox.24.

Васюкович сүзләренчә, мондый зур югалтулар сурәтендә Русия гаскәрләре хәрби уңышка ирешә алмаячак. "Әгәр безнең ил хәрби операцияне туктатмаса, илебездә ятимнәр күбрәк булачагын аңлыйбыз. Илебезгә бик зур файда китерә алырдай яшь кешеләр хәрби операция барышында һәлак була һәм инвалид булып кала", дигән депутат.

Узган елдагы эшчәнлеге өчен хисап тоткан Приморье крае губернаторы Олег Кожемяко Васюковичны һәм аңа теләктәшлек белдергән КПРФ вәкиле Геннадий Шульганы залдан мәҗбүри чыгаруны таләп иткән. "Коммерсантъ" Кожемяконың "Бу гамәлләр нацизмга каршы торучы Русия армиясенә һәм безнең яклаучыларыбызга тап төшерә. Хыянәтче", дигән сүзләрен китерә.

Канун чыгару җыены депутатлары Васюковичны һәм Шульганы бу утырышта тавыш бирү хокукыннан мәхрүм иткән. Төбәк парламентындагы КПРФ фракциясе рәисе депутатларның сугышка каршы чыгуын "демарш" дип атаган һәм "алар мондый белдерүләр белән КПРФның абруена тап төшерә", дигән. Ул шулай ук аларның гамәлләренә бәя бирергә һәм "иң кырыс чаралар күрергә" вәгъдә иткән.

Сибирь.Реалии бу белдерүне имзалаган Леонид Васюкевич, Геннадий Шульга һәм Наталья Кочугова белән элемтәгә керә алмаган. Александр Сустов комментар бирүдән баш тарткан.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!