Татарстан президенты атамасы турында гади сораулар

Your browser doesn’t support HTML5

1 июньнән "Русия субъектларында җәмәгать хакимиятен оештыруның гомуми принциплары турында" канун үз көченә керә. Шуның нәтиҗәсендә Татарстанда президент атамасы да бетерелергә тиеш. Президент атамасы Татарстан, татарларга ни өчен кирәк? Шушы мәсьәлә әлеге видеода бик гади итеп аңлатыла.

1 июньнән "Русия субъектларында җәмәгать хакимиятен оештыруның гомуми принциплары турында" канун үз көченә керә. Шуның нәтиҗәсендә Татарстанда президент атамасы да бетерелергә тиеш. 31 ел элек булдырылган президент институты гамәлдән чыгарыла дигән сүз. Федераль канун көченә кергәннән соң Татарстан өч ай эчендә үз кануннарын тәңгәлләштерергә тиеш булачак.

Президент атамасы Татарстан, татарларга ни өчен кирәк? Президент институты республикага нәрсәсе белән кыйммәтле? Шушы мәсьәләләр әлеге видеода бик гади итеп аңлатыла.

Татарстанда югары вазифаи зат атамасы кайчан үзгәртеләчәк? Республиканың кануни яктан каршы чыгу мөмкинлеге бармы? Татарстанның элекке юстиция министры, адвокат, юрист Мидхәт Корманов Азатлык өчен әлеге мәсьәләгә ачыклык кертте.