Шартлаудан соң Бердянскиның бер өлеше утсыз калды

Бердянски шәһәре

Шартлаудан зыян күрүчеләр турында мәгълүмат юк.

Русия армиясе контроле астында булган Украинаның Запорожье өлкәсенең көньягындагы Бердянски шәһәрендә, якшәмбе иртәсендә берничә шартлау булды. Бу турыда шаһитлар һәм берничә телеграмма каналлары хәбәр итте.

Запорожье өлкәсенең Русия тарафыннан билгеләнгән хакимият җитәкчесе Владимир Рогов шәһәрдә терракт булганын әйтте. Ләкин, шәһәр хакимиятенең телеграм каналы шартлауларның Бердянски трансформатор подстанциясендә электр ялкынсынуына бәйле булуы турында яза. Нәтиҗәдә, "трансформаторларның берсе янды һәм эшләүдән туктады" һәм шәһәрнең бер өлеше электрсыз калды, дип яза ТАСС.

Корбаннар һәм зыян күрүчеләр турында мәгълүмат юк.

Февраль азагында Бердянскины Русия хәрбиләре басып алды. Бүген билгеләп үтелә торган Русия көне алдыннан шәһәрдә бәйрәм белән котлау такталары эленде. Шулай ук Мариупольның үзәк мәйданында Русия байрагы эленгән.


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!