Сентябрьдә Казанда узачак XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестивале бәйгесендә татар телендәге дүрт фильм катнаша

Татарстан фильмнары тулы метражлы, кыска метражлы, тулы метражлы документаль һәм кыска метражлы документаль фильмнар номинациясе кысаларында күрсәтеләчәк.

Бәйгенең интернет сәхифәсендә язылганча, тулы метражлы нәфис фильм номинациясенә Татарстан һәм Казакъстанның уртак продукциясе булган "Тарлан" фильмы кергән. Ул Галимҗан Ибраһимовның "Алмачуар" әсәре нигезендә төшерелгән.

БУ ТЕМАГА: Алмачуар (Галимҗан Ибраһимов)


Кыска метражлы нәфис фильм номинациясендә Рифат Миңдубаевның "Галиябану" фильмы бар.

Тулы метражлы документаль фильм номинациясенә Марсель Мәхмүтовның "Габдрахман", кыска метражлы документаль фильм номинациясенә Булат Минкинның "Сосновый ключ" фильмнары кергән.

Програмда Азәрбайҗан, Бангладеш, Израиль, Иран, Казакъстан, Либан, Мисыр, Таҗикстан, Төркия, Һиндстан, Фәләстин һәм башка кайбер илләр фильмнары бар.

Фестиваль 7-11 сентябрьдә Казанда узачак.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!