Русия думасы "кичектергесез мәсьәләләр"не карау өчен чираттан тыш утырышка җыелачак

Пленарное заседание Госдумы РФ 17 января 2019 года

"Ашыгыч карарлар таләп иткән мәсьәләләр җыелды", диелә Дума каналында. Депутатлар ялга 5 көн элек кенә киткән иде.

Русия думасы шурасы парламентның түбән пулатының чираттан тыш утырышын билгеләде. Ул 15 июль узачак. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

— Чираттан тыш пленар утырыш ихтыяҗы кичектергесез карар таләп иткән мәсьәләләр җыелуына бәйле. Аерым алганда, хакимият тәкъдимнәре каралачак, — диелә Дума каналында. Конкрет нинди ашыгыч документлар каралачагы әйтелми.

Коммерсантның думадагы чыганагына күрә, әлеге утырыш Украинадагы сугышка бәйле түгел.

Шул ук вакытта, биш көн элек кенә ялга таралышкан депутатлар өчен чираттан тыш җыен көтелмәгән булып чыкты. "Ведомости" язуынча, бу хәтта спикер Вячеслав Володин урынбасарлары өчен яңалык булды.

РБК язганча, чираттан тыш утырыш 15 июль көнне көндезге 12дә узачак. Аңарчы, иртәнге 10да, Русия думасы шурасы да җыелачак диелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!