"Иннопрактика" фонды башлыгы, Русия президенты Владимир Путинның кече кызы Катерина Тихонова Русия сәнәгатьчеләр һәм эшмәкәрләр берлегенә (РСЭБ) караган Импортны алыштыру координацион шурасы рәистәше итеп билгеләнгән. Бу хәбәрне РБКга РСЭБның матбугат хезмәтендә дә раслаганнар.
Берлек белдерүенчә, әлеге шура чит ил җиһазларын алыштыруның уңышлы очракларын гомумиләштерү, импортны алыштыруга ярдәм итүдә дигитал хезмәтләр булдыру һәм канун инициативалары белән чыгу өчен кирәк. Шураны РСЭБның рәисе Александр Шохин җитәкләячәк.
Катерина Тихоновага шурага керү тәкъдим ителүе июль башында мәгълүм булган иде. Ул чакта "Иннопрактика" РБКга Тихонава әле ризалашмады дип белдерде.
Reuters, Bloomberg, һәм ВВС агентлыклары Катерина Тихонованы Путинның кече кызы дип атый. Кремль моны рәсми рәвештә расламады да, кире дә какмады.
Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң АКШ, Европа берлеге, Канада һәм Япония Тихоновага һәм шулай ук Путинның кызы саналган Мария Воронцовага каршы чикләүләр кертте. Журналистлар белән сөйләшүдә Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков Кремль Путин кызларына карата чикләүләр кертүгә һичшиксез һәм "үзе кирәк санаганча итеп" җавап бирәчәк дип белдерде. Бу Тихонова һәм Воронцованың Путин белән туганлыгын беренче мәртәбә рәсми рәвештә тану булды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!