Зеленский Русия Украинага өч меңләп ракет атты дип белдерде

Донецкидагы Часов Яр шәһәренә һөҗүмнән соң

Сеулдагы “Азиат лидерлыгы” конференциясендә катнашучыларга мөрәҗәгатендә Украина президенты ракетларның төп һәдәфләре – сивил объектлар, дип искәрткән.

Сугыш башлавыннан бирле Русия Украинага өч меңләп ракет очыртып җибәргән. Бу хакта Сеулдагы "Азиат лидерлыгы" конференциясендә катнашучыларга мөрәҗәгатендә Украина президенты Владимир Зеленский белдерде.

"Бүген иртәнгә кадәр (13 июль иртәсенә - ред.) Русия безнең шәһәрләргә 2960 ракет очыртып җибәрергә җитеште. Ракетларның төп һәдәфләре – сивил объектлар. Бу тактика. Русиянең шәһәрләребездән кешеләрне куып чыгаруга юнәлдерелгән һәм һәр украин террорчы-дәүләт каршында куркып торсын дигән тактика", диде Зеленский.

Күпсанлы дәлилләр булуына карамастан, Мәскәү Украинадагы сивилләргә һөҗүм итмәвен әйтә.

9 июль кичендә Русия гаскәрләре Украинаның Донецки өлкәсе Часов Яр шәһәрендә торак йортка ракет атты.

Донецки төбәк хәрби идарәсе мәгълүматынча, йортның ике подъезды тулысынча җимерелгән, җимереклекләр астында дистәләгән кешеләр калган. 13 июльдә ракет һөҗүме нәтиҗәсендә 47 кешенең һәлак булуы хәбәр ителде.

Русиянең Украинага каршы сугышы Владимир Путин фәрманы белән быел 24 февральдә башланды. Сугышның максаты Украинаны "денацификацияләү" һәм "демилитаризацияләү" дип белдерсә дә, Путин конкрет нәрсәне күз алдында тотуын әйтмәде. Русия Украинада яулап алу сугышы алып баруын кире кага һәм моны "махсус операция" дип атый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!